1993 елда без, Башкортстан предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шушы тарихи урында булдык. Әлеге актка кул куелган маршал Фердинанд Фош вагоны Гитлер бойрыгы белән Икенче бөтендөнья сугышында яндырылган. Хәзер Компьен урманында шул ук сериядәге охшаш вагон урнаштырылган.
2018 елда Парижда Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануының 100 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Бирегә әйдәүче илләрнең җитәкчеләре чакырылды, бер минут тын калып, алар тынычлык өчен түләнгән бәягә ихтирам күрсәттеләр...
Катнашучы илләр сугыш елларында 10 млн артык кешесен югалтты, якынча 55 млн кеше яраланды. Якынча 12 млн халык һәлак булды. Сугыш нәтиҗәсендә Русия, Австро-Венгрия, Госманлы һәм Германия империяләре яшәүдән туктый.
Дөньяны яңадан бүлү өчен кабынган шул сугышка русиялеләрнең үз фикере. Мылтык астына куелган 15,5 млн ватандашыбызны онытырлык түгел. Аларның 2 миллионы яу кырыннан кайтмады, 3,8 миллионга якыны яраланды, 3,5 млн диярлек кеше әсирлеккә алынды. Халыктагы югалтулар турында да онытмыйк, тикшеренүчеләр фикеренчә, алар 5 млн кеше булырга мөмкин.
1914-1916 елларда Уфа һәм Ырынбур губерналарыннан 480 меңнән артык кеше мобилизацияләнде. Ничәсе һәлак булганын төгәл беркем дә әйтә алмый, ә аларның сөякләре кайда ятып калу турында әйтеп торасы да юк. Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында Башкортстан кешеләреннән формалаштырылган 330нчы Златоуст, 106нчы Уфа һәм 190нчы Очаково пехота полклары сугыша. 27нче пехота дивизиясенең 106нчы Уфа пехота полкы генерал Ренненкампфның 1нче армиясе һәм генерал Самсоновның 2нче армиясе составында Көнчыгыш Пруссиягә басып керүдә катнаша.
Бу сугышны «Бөек сугыш», «Икенче Ватан сугышы» дип атыйлар. Ә мин картәниемнең аны «герман сугышы» дип йөртүен яхшы хәтерлим.
Кайбер мәгълүматлар буенча, герман сугышында безнең Катай авылыннан 18-40 яшьләрдәге 350дән күбрәк кеше чакырыла, бу ир-егетләрнең һәр бишенчесе дигәнне аңлата. Мөхәммәтзакир Сафиуллин һәм Мөхәммәтлатыйф Мөхәммәтҗанов гаиләләреннән фронтка 4әр кеше китә. Мөхәммәтзакир Шакиров, Әхмәтхан Мөхәммәтҗанов, Солтангәрәй Калкаманов, Галләметдин Җамалетдинов, Дәүләтгәрәй Миңлегәрәев, Гомәр Миңле-голов гаиләләре Ватанга 3әр солдат биргәннәр. Минем, Табыш Абдуллин нәселеннән, бу вакыйгаларда 10 кеше катнашкан.
Катайлылар арасыннан күпме солдат Ватан өчен гомерен биргән! Каберләре чит җирләрдә калган. Вакытларда исемнәре югалган. Һәр югалту - җан әрнеше. Кемнеңдер ире, туганы, әтисе һәлак булган. Үлеп кенә калмаганнар, онытылганнар да - югалтуның газабы моңардан арта гына бара.
… Беренче бөтендөнья сугышы Әхмәтлатыйф Нәбиев гаиләсенең тыныч гомерен өзә. Әхмәтлатыйфның кече улы картәтием Миргабитҗан сөйләвенчә, аның ике олы абыйсы Гыйлемхан һәм Гыйлембаян солдатка алыналар һәм генерал П.К. Ренненкамфның 1нче армиясе составында «патша һәм Ватан» өчен сугышка китәләр.
Ул вакытта дөнья үзенең нинди зур һәлакәткә кереп баруын сизми әле. Беренче тапкыр кешегә каршы масштаблы рәвештә самолетлар, танклар, су асты көймәләре, чиктән тыш авыр артиллерия һәм аеруча рәхимсез химик һәм агулы матдәләр кулланыла. Немецлар агулы газны еш кулланалар. Сулыш алганда солдатларның үпкәләреннән гыжлау ишетелә һәм канлы күбек килә. Кул-бит тиресе кабарып чыга. Йөзләрен каплаган чүпрәкләр ярдәм итми. Рус армиясендә противогазлар барысында да булмый, һәм полклап һәм дивизияләп һәлак булалар. Агулы матдә сыйфатында немецлар бик җиңел газ - цианны кулланалар. Ул таралып бетмәс өчен, өстән авырракны җибәрәләр, анысы агуны җиргә бастыра. «Без, - дип сөйлиләр сугыштан соң абыйлы-энеле Нәбиевлар, - газ болытына атып, анда тишек ясарга өйрәндек, немецларны борчуга салып, аннан газ өскә оча. Көрәшнең икенче ысулы тагын да гадирәк - учак ягу: билгеле булганча, җылы һава өскә омтыла, аның белән бергә циан да. Әмма немецлар да юләр түгел, көндез алар рус окопларына аталар, солдатларга йокы бирмиләр, ә төнлә 3әр, кайчакта 4әр газ атакасы ясыйлар. Беренче, икенче дулкын нәтиҗәсез үтеп китә, ә иртәнгә кешеләр арый, йоклап китә һәм ... уянмыйлар».
Барысы да 1915 елның кышында Көнчыгыш Пруссиядә була. Гыйнвар ахыры бураннарында немецлар Мазур күлләре янындагы рус армиясе тылына һөҗүмне башлап җибәрәләр. Барлык 20нче корпус бик зур колонна булып артка чигенә. Йончыган гаскәрләр салкында, йокысыз, солдат ранецларында булган сохари белән генә тамак ялгап, көнен һәм төнен кардан баралар. Биш көн буена 106нчы Уфа пехота полкы башка частьлар белән камалышта Гродно янындагы урманда тигезсез көрәш алып бара.
Таң ату белән корпус позицияләренә немецлар снарядлары, пулемет уты ява башлый. Барлык патроннар һәм снарядлар запасын атып бетереп, артиллерияне яраксызга әйләндереп, корпус частьлары штыклар белән дошман явы аркылы үтәргә тырыша. Бу көнне корпустан калганнар - 8 меңләп кеше - Липск шәһәре янында һәм Млынек хуторында корал салалар. Бу биләмә янында барлык 27нче дивизия диярлек һәлак була. 106нчы Уфа пехота полкы байрагы дошман кулына төшә.
Гродно янындагы канкойгыч алышларда корпусның 30 мең кешесе яралана, һәлак була, әсирлеккә алына, 11 генерал әсир ителә, шул исәптән уфалылар командиры, полковник К.К.Отрыганьев (әсирлеккә алынып озак та үтми, яралардан һәлак була). Әсирлеккә алынган офицерлар алдында немец генералы чыгыш ясый: «...Рус әфәнделәр, батырлыгыгыз алдында баш иям!», ә аннан соң, кулын козырекка куеп, честь бирә.
Шулай итеп, 20нче корпусның башка полклары белән беррәттән 106нчы Уфа пехота полкы куелган бурычны үз гомерләре бәрабәренә үти.
Авыр яраланганнарны немецлар атып үтерәләр, ә җиңел яралыларны һәм сәламәтләрен ачык һава астында асрар өчен яңа уйлап табылган загоннарга - ХХ гасырның канлы тарихы символына әйләнгән концлагерьларга ябалар. Гыйлембаян үзенең әсирлеккә алынуын исенә төшерә: «Һава торышы еш алмашынды - я җылытты, я салкынайтты. Безнең һәм немецлар арасында зур булмаган биләмәнең бакчасы урнаша - шул участок безнең рота тарафыннан контрольдә тотылды. Яшәүчеләре юк иде - эвакуацияләнгәннәр. Төрле хуҗалык корылмаларын утынга сүтеп бетердек. Алпавыт йортында тирән подвал бар, анда артиллерия уты вакытында кыр каравылы яшеренә. Февраль башында немецлар безгә көтмәстән һөҗүмнәр ясадылар, һәм мин күз җәрәхәте алдым һәм шартлаган немец гранатасыннан хлорлы газны йоттым. Зелинский противогазын кияргә тырыштым, әмма, баш әйләнеп китеп, егылдым...
Әсирләрне берничә атна чәнечкеле чыбык артында тоттылар, чирләр башланды. Немецлар күпсанлы әсирләрне тотарга әзерлексез булып чыктылар, һәм урындагы халыкка аларны батраклыкка алырга тәкъдим иттеләр».
Минем картәти бәхетсезлек буенча иптәше белән бергә Курт исемле хәлле крестьянга эләкте. Хуҗалыкта пар машиналары: ашлык сугу җайланмасы, җилгәргеч, тегермән була, әмма ике кызлы гаиләгә ярдәмгә эшчеләр җитми. Куртка ныклы хуҗалык күктән төшми, зур авырлык, үз куллары белән тергезә ул аны. Авыл егетләре намуслы, бик тырыш булалар, һәм хуҗа аларга яхшы карашта була. Бер табын артында ашыйлар, йокы урыннары яхшы була, күпме булса да акча алалар. Курт аларны ихлас күңелдән көнбатыш игенчелеге хәйләләренә өйрәтә. Дүрт ел диярлек вакыт үтеп китә. Егетләр немец телендә яхшы сөйләшергә өйрәнәләр. Дус егете җирле халык арасыннан үзенә кыз таба. Фермерда әсирлектә тормыш кыен булмый, әмма өйгә кайту турында уй баштан чыкмый.
Курт һәрвакыт ихлас сөйләшүләр башлап җибәрә: «Кал, Гыйльми! Нигә кирәк сиңа ул Русия? Фрау табарсың, мин сиңа йорт салырга ярдәм итәрмен - гроссбауэр булырсың».
Тыңламыйлар дуслар. Акча җыеп, ризык туплап, 1918 елның көзендә качып китәләр, үзләре белән иптәшенең сөйгәнен, фрауны да алалар. Әмма аларның юллары аерыла. Иван һәм аның кызы шунда калырга уйлыйлар. Кышын, озак кына изалангач, Гыйлембаян инде күрү өмете дә сүнгән туганнары алдына килеп баса. 1914 елдан бер хәбәр булмый, һәм менә - исән-сау...
Гыйлембаян кайтуына илдә зур үзгәрешләр була: монархия бәреп төшерелгән, 1917 елның октябреннән Совет власте урнашкан.
Картбабам Мирга-битҗанның бу хикәясен искә төшереп, сорау бирәм: теге кызны ярату хакына өен, туганнарын, Ватанын калдырган рус Иванының язмышы ничек булды икән? Һәм икенче юлны сайласа, картәтием Гыйлембаянның тормышы нинди булыр иде икән?
Әмма ул кайта. Иске Катайда беренче укытучы була. Икенче бөтендөнья сугышында Туган илне яклый. Һәм 1945 елның апрелендә Көнчыгыш Германиядә хәбәрсез югала...
Франциядә, Польшада һәм башка илләрдә, Европа башкалаларында һәм кечкенә шәһәрләрендә Беренче бөтендөнья сугышы истәлегенә куелган обелисклар, һәйкәлләр күрергә туры килде миңа. Австрия һәм Германиядә - шунда яшәгәннәрнең исемнәре уелган җыйнак кына эшләнгән (бу аңлашыла дә) стелалар бар. Бу - сугыш бөтерчегенә эләккән кешеләргә хөрмәт күрсәтү билгесе.
Иң яхшы мемориалларның берсе Франциядә урнашкан. Сүз уңаеннан, яу кырында ятып калган билгесез солдатларга мемориаллар кую идеясе беренче тапкыр нәкъ монда барлыкка килә. Парижда 1920 елда Триумфаль арка янында урнаштырылган Билгесез солдат кабере дөньяда беренчесе була.
Рус экспедициясе корпусына салынган һәйкәл бик дулкынландыргыч. «Служили два товарища» кинофильмыннан «ат белән хушлашу» күренеше хәтергә килә. Бу һәйкәл өчен, булышлык күрсәткән союздашларын онытмаганнары өчен французларга рәхмәт әйтергә кирәк. Русия булмаса, немецлар Парижны 1914 елның көзендә үк басып ала алырлар иде, Францияне коткару өчен ул Көнчыгыш Пруссиядә ике армиясен корбан итә.
Италиянең Анконе шәһәрендәге, Германиядәге «Хатын-кыз һәм яралы солдат» һәйкәлләре бик кызыклы.
Будапештта Беренче бөтендөнья сугышына багышланган музей һәм берничә һәйкәл бар. Менә карт венгр яралы солдатны кулларында тота. Аны кемнең пулясы яралаган? Рус, инглиз яки французныкымы? Солдатның кемнең пулясыннан һәлак булуында эш тормый. Картның йөзенә ныклап карасаң, анда гаепләү дә, нәфрәт тә юк, ә «Кешеләр, сез нәрсә эшлисез?» дигән өнсез сорау-шелтә генә.
Мин Мәскәү шәһәренең Поклонный тавында 2014 елда ачылган, Санкт-Петербургта Витебск вокзалы янындагы һәйкәлләрне һәм Беларусь Республикасының Гродно өлкәсендәге «Беренче бөтендөнья сугышы корбаннары истәлегенә хәтер мемориалы»н күрдем. 2014 елда Башкортстанның Уфа районында яшәүчеләр Волково авылыннан ерак та түгел Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган яугирләргә һәйкәл куйдылар. Рәхмәт аларга!
106нчы Уфа пехота полкы яугирләренә бердәнбер һәйкәл Калининград өлкәсендәге Виштынец күле янында куелган. Анда: «106нчы Уфа пехота полкы. Геройларга мәңгелек хәтер» дип язылган.
Нигә бездә Беренче бөтендөнья сугышына багышланган һәйкәлләр, музейлар шулкадәр аз? Аңлыйм, совет елларында аны империалистик һәм гаделсез сугыш дип аңлаттылар. Аның нәтиҗәләре белән горурланып булмады, аеруча Русиянең үз мәнфәгатьләрен кайгыртып түгел, ә чит илләр өчен сугышуын исәпкә алсак. Бу сугыш инкыйлаб шомланышы буларак кына каралды. Әмма анда халык, безнең туганнар сугышты. Җиңелгән илләр арасында булса да, Русия анда әһәмиятле роль уйнаган. Русия бернәрсә белән дә горурлана алмыймени, һәйкәл куярдай батырлар юкмени? Барлык гаиләрдә диярлек картбабайлар бу сугышта катнашкан.
Зур илебезнең тарихын өйрәнгәндә, еш кына без анда күп гасырлар дәвамында барган вакыйгаларның даталарын хәтерлибез. Әмма бу вакыйгаларның турыдан-туры ата-бабаларыбызның язмышы белән бәйләнгәнлеге турында сирәк уйланабыз. Ил, җәмгыять тарихын аерым кешеләр тарихлары һәм язмышлары тәшкил итә. Үз нәселеңнең тарихын, тамырларыңны, шәҗәрәңне өйрәнү һәр аерым кешенең әһәмиятлелегенә төшенергә, гаиләгә һәм нәселгә каравыңны тоярга, хәзерге дөньяда кешеләрнең аерымлануына комачаулый.
Шуңа күрә дә Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 100 ел тулган көннәрдә шул вакыйгаларда катнашкан картбабамның һәм башка якташларның язмышы турында сөйләүне үземнең бурычым дип санадым.
Ринат Нәбиев. Туймазы – Катай.