+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 гыйнвар 2019, 13:01

«Авыл таңнары» - иң яхшысы

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе К.Б.Толкачев киңкүләм мәгълүмат чараларында парламент тематикасы буенча иң яхшы материалга ел саен үткәрелүче конкурста җиңүчеләргә һәм призчыларга бүләкләр тапшырды.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе К.Б.Толкачев киңкүләм мәгълүмат чараларында парламент тематикасы буенча иң яхшы материалга ел саен үткәрелүче конкурста җиңүчеләргә һәм призчыларга бүләкләр тапшырды.
Быел конкурска 221 эш кабул ителде. Конкурсның географиясе киңәя. Шәһәр һәм район, республика басмалары, федераль киңкүләм мәгълүмат чараларының төбәк кушымталары белән беррәттән быел башка төбәкләрдә нигезләнгән федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре актив катнашты. Бу безнең парламент эше, тулаем Башкортстандагы иҗтимагый-сәяси хәл белән кызыксыну республикадан читтә дә артуы турында сөйли, - диде К.Б.Толкачев.
Конкурсны оештыру комитеты әгъзалары эшләрне парламент тематикасына туры килүен, теманың актуальлеген, материалларның аналитик дәрәҗәсен, мәгълүмат байлыгын, объективлыгын һәм гаделлеген, теманың оригинальлеген, авторларның һөнәри осталыгын исәпкә алып карадылар. Шуңа таянып, призлы урыннар бирү турында карар кабул ителде.
Бүләкләү өч номинация буенча булды. “Басма киңкүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә республика гәзит-журналлары арасында беренче урынны Тамара Пересыпкина (“Республика Башкортостан” гәзите) алды, икенче урында - “Единая Россия – Башкортостан” гәзитенең иҗади коллективы. Шәһәр, район, берләштерелгән гәзитләр һәм журналлар арасында беренче урынны “Авыл таңнары” гәзитенең авторлар коллективы алды, икенче урында - “Выбор” гәзитенең авторлар коллективы (Салават шәһәре), өченче урында - “Панорама” гәзитенең авторлар коллективы (Благовещен шәһәре).
Читайте нас: