+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 гыйнвар 2019, 14:10

Авылга трактор кирәк

Михайловка авыл Советы авыл биләмәсендә яшәү-челәр өченче елын рәттән урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашалар. Аның ярдәмендә 2017 елда мәктәптә иске тәрәзәләрне пластиктан яңаларга алыштырдык, 2018 елда сугышта катнашучыларга Утар авылында һәйкәл куйдык. 2019 елда авыл биләмәсе ихтыяжларына трактор сатып алырга карар иттек.
Йомгаклау җыелышын авыл биләмәсе башлыгы А.В.Оленников ачты.
Авыл кешеләре алдында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов чыгыш ясады. Фәрит Галимҗанович районда программаның тормышка ашырылуы, аның үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул шулай ук кичектергесез хәл итүне таләп иткән мәсьәләләрне сайлауга халыкның бик җаваплы карарга тиешлеген билгеләде.
Җыелышта 54 - проектны тикшерү өчен җитәрлек санда кеше катнашты. Авылда яшәүчеләр анкеталаштыру, алдан үткәреләсе, шулай ук йомгаклау җыелышлары белән җанлы кызыксындылар. Килгән тәкъдимнәрне тикшергәннән соң күпчелек тавыш белән проектны билгеләделәр - авыл биләмәсе ихтыяҗларына трактор сатып алачаклар. Шулай ук халыктан җыелачак акча күләме белән ризалаштылар, ул һәр ихатадан 800әр сум булачак. Инициатива төркеменә Илдар Гыйлаҗев (рәис), Наталья Живаева, Елена Васильцова, Әбелгаян Шәйхаттаров, Зинаида Исхакова, Мария Филиппова, Рәвис Исламов керде.
Трактор сатып алу белән биләмәнең кайбер зур проблемалары хәл ителәчәк. Бу – янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, торак пунктлар урамнарын кардан тазарту, юлларда ярдәм итү өчен тракторның баруын оештыру. Җәйге вакытта – авылара, урам юлларын тигезләү, шулай ук тракторны территорияне төзекләндерүдә, шимбә өмәләрендә файдалану.
Андрей ОЛЕННИКОВ, Михайловка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: