1968 елның июнендә Бакалы совхозының Яңа Маты, Тактагул һәм Катай бүлекчәләрен Маты мал симертү совхозына кушу юлы белән Яңа Маты совхозы булдырылды, Иске Маты авылы аның үзәгенә әйләнде.
Ул вакытта совхозның Ивановка авылын һәм 2500 гектарга якын җир мәйданы һәм Ык елгасы буендагы көтүлекләре белән Казанчы базасын үз эченә алган Казанчы бүлекчәсе дә бар иде. Яңа совхозда партия, профсоюз һәм комсомол оешмалары оештырылды. Беренчеләрдән булып парткомга - Михеев Альберт Васильевич, эшчеләр комитетына – Кутлин Георгий Ефимович, комсомол комитетына Катай авылында туып-үскән Ялаев Дөлфәт Фәрвәҗевич җитәкчелек итте. Совхозның комсомол оешмасына 240ка якын үсмер һәм кыз исәпкә басты. Алар совхоз производствосының төрле тармакларында яки бюджет өлкәсендә эшләделәр.
Совхозның һәр бүлекчәсендә башлангыч комсомол оешмалары булдырылды. Аларга производствоның актив, инициативалы яшь алдынгылары яки укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре яки сәүдә хезмәтләндерүе өлкәсе хезмәткәрләре җитәкчелек итте.
Катай оешмасы иң зур башлангыч комсомол оешмасы иде. Әлфия Хәйдәрова, Гамил Фатыйхов, Шәйхнур Вәлиев, Флүзә Ялаева һәм башкалар төрле елларда аның секретарьлары булып сайландылар. Совхозның башка бүлекчәләрендә Анатолий Жданов, Любовь Егорова, Зоя Ишимбаева, Роза Тимиряева, Нәзирә Сәйфуллина, Мөдәрис Мусин, Нәзирә Хәбирова, Альбина Хәсәнова һәм башкалар “первичка” секретарьлары булдылар. Совхозның комсомол комитеты ел саен инициативалы, актив комсомоллар һәм башлангыч оешма секретарьлары исәбеннән гомуми җыелышта ачык тавыш бирү юлы белән сайланылды.
Секретарьның, комсомол комитетының энергияле эше нәтиҗәсендә, парткомның, дирекциянең һәм комсомол райкомының, ул вакытта җитәкчелек иткән беренче секретарь Николай Логачев һәм Роза Курмашева (Данилова) ярдәме белән Катай һәм Яңа Маты товарлыклы-сөтчелек фермалары, Катай дуңгызчылык фермасы комсомол яшьләр эшләүче фермалар дип йөртелделәр. Алдынгы савучылар Галимә Мәхмүтҗанова, Гамбәрия Хәбибуллина, Саҗидә Сәлманова, Рүзилә Хәйдәрова, Рәшидә Галиева, Фәнәһия Бәдретдинова, Фәния Габдрахманованың һәм башка күпләрнең даны районнан читкә дә таралды. Михаил, соңрак Виталий Тимашевлар җитәкчелек иткән шушы тату коллектив Яңа Маты комсомол яшьләр коллективы белән даими хезмәт көндәшлегендә торды. Аларда тулай, шулай ук тәүлеклек савым буенча ул вакытта күрелмәгән нәтиҗәләргә ирештеләр. Районның сөтчелек фермалары социалистик ярышларында шушы коллективлар даими җиңү яуладылар. Катайдан Галимә Мәхмүтҗанова Ленин ордены белән бүләкләнде һәм РСФСР Югары Советы, Яңа Матыдан Клавдия Терентьева республиканың Югары Советы депутатлары итеп сайландылар.
Назыйх Вәлиев җитәкчелек иткән Катай товарлыклы-дуңгызчылык фермасы коллективы район дуңгызчылары ярышында күптапкырлар җиңүче булды. Бригадирлар Рифкать Усманов һәм Назыйх Вәлиев - Октябрь революциясе, Виталий Тимашев өченче һәм икенче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләнделәр. Комсомоллар Григорий Максимов, Аркадий Исаев, Зоя һәм Зинаида Мусиналар, Валерий Уршеев, Павел Николаев, Асия Шәмсетдинова, Зоя Савельева һәм башка күпләр шушы авыр тармакта шулай ук уңышлы эшләделәр. Кырчылыкта комсомол Виталий Кудрин Яңа Маты авылының комплекслы бригадасына җитәкчелек итте. Вакытлар үтү белән бригаданың уңышы турында шундый фактлар буенча фикер йөртергә мөмкин. Комсомол яшь комбайнчы Леонид Краснов ВЛКСМ Үзәк комитетының югары бүләге - “Алтын башак” билгесенә лаек булды. Абыйлы-энеле комбайнчылар Ивановлар турында “Комсомольская правда” гәзите язды. Тракторчылар-комсомоллар Зәки Шәмсетдинов, Марат Мөслехов һәм башка күпләр ВЛКСМ райкомының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
70нче елларда Яңа Матыда биш комсомол туе тантаналы үткәрелде. Алар арасында - Виталий һәм Зоя Кудриннарның яшь гаиләсе туе да. Виталий Степанович үзе читтән торып урта-махсус белем алды, ул авыл Советы рәисе, Яңа Маты совхозы бүлекчәсе идарәчесе, аннан соң 90нчы елларда совхоз директоры итеп сайланды. Бүген ветеран авылдашлары тарафыннан Яңа Маты авылы старостасы итеп сайланды һәм авыл биләмәсе мәсьәләләре белән ныклы шөгыльләнә.
1969 елның көзендә совхоз комсомоллары җыелышы мине үзләренең вожаклары итеп сайладылар, бу эшне мин 1972 елга кадәр башкардым. Аңа кадәр урта мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләдем, уңыш җыйган вакытта СК-4 комбайнына утырдым һәм иген иктем. Хәтеремдә, яшь комбайнчылар ярышында Катай авылыннан Риф Нәбиевтан соң икенче булып танылдым.
Комсомол комитеты планлы эшләде, айга ике тапкыр утырышка җыелдык. Эшләрне планлаштырганда комсомол райкомы, совхоз дирекциясе һәм парткомы тарафыннан билгеләнгән чаралар исәпкә алынды. Совхоз һәм бүлекчәләр күләмендә төрле спорт чаралары үткәрелде. Спортчылар Пелагея Епейкина, Зәмзәмия Зиннурова, Любовь Егорова, Наҗия Ситдыйкова, Борис Алчинов, Геннадий Никоноров һәм мин - чаңгы узышлары, йөгерү, Мөбарәк Мусин гер спорты буенча район җыелма командасына кердек, башка күпләр спортның төрле төрләрендә катнаштылар. Безнең авыл клубларында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар район смотрларында җиңүчеләр булдылар. Район смотрына барганчы, кагыйдә буларак, совхозда үзешчән артистларның чыгышы, шулай ук спорт ярышлары үткәрелде, аннан соң совхозның җыелма командасы комплектланды. Чараларда күмәклеккә һәм, әлбәттә, яхшы нәтиҗәләргә ирешүгә аерым игътибар бирелде.
Комсомол комитеты ВЛКСМ сафларына яңа әгъзалар кабул итү белән бик җаваплы шөгыльләнде. 1971 ел башында Яңа Маты совхозы комсомол оешмасында 400гә якын кеше исәптә торды. Комсомол оешмасы клубларда яшьләрнең ялын оештыруда, бүлекчәләрдә, шулай ук совхоз күләмендә спорт чараларының инициаторлары булдылар. Спортчылар Пелагея Епейкина, Борис Алчинов велосипед спорты буенча хәтта республика җыелма командасы составында тордылар. Совхоз җитәкчелеге, партия комитеты, эшчеләр комитеты яшьләрнең башлангычын һәрвакыт хупладылар. Мин, үз чиратымда, ВЛКСМ райкомы бюросы составына кердем.
1971 елның июнендә совхозның комсомол комитеты эше ВЛКСМның өлкә комитеты бюросында каралды. ВЛКСМ өлкә комитетының һәм Профсоюзлар советының Кызыл байрагын тапшырып, безне республика колхозлары һәм совхозлары комсомол оешмалары арасында җиңүчеләр дип таптылар, спорт инвентаре комплекты тапшырдылар. Республиканың “Ленинчы” яшьләр гәзитендә безнең турыда мәкалә чыкты.
Комсомолдагы бәяләп бетергесез эш тәҗрибәсе миңа бөтен гомерем буена ярдәм итүен әйтергә кирәк. Очрактан файдаланып, аралашкан, бергәләп уңышларга ирешкән, социализм идеаллары хакына хезмәт куючыларның барысына комсомол сәламе юллыйм.
Александр ШУМАНКОВ, Иске Маты авылы.