+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 гыйнвар 2019, 14:03

Килейда Раштуа бәйрәме

Килей авылындагы Изге Троица храмында Раштуа чыршысы булды.

Килей авылындагы Изге Троица храмында Раштуа чыршысы булды.
Якшәмбе мәктәбе укучылары мөгаллимә Людмила Андреевна Мутаева җитәкчелегендә бәйрәмгә ай дәвамында әзерләнделәр, бәйрәм тропаре, җырлар, ши-гырьләр өйрәнделәр. Күпсанлы катнашучыларга “Теремок” әкияте буенча Раштуа күренеше тәкъдим иттеләр. Әкият геройлары-җәнлекләр христианнарның бәйрәмгә ничек әзерләнүләрен күрсәттеләр, фәрештәләр дөньяга килгән Иисус Христосны данладылар. Храм настоятеле иерей Василий Кузнецов барлык җыелучыларны якты Раштуа бәйрәме белән котлады һәм балаларга татлы бүләкләр тапшырды.
Раиса Кузнецова.
Читайте нас: