+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 гыйнвар 2019, 13:55

Раштуа бәйрәме Дияштә

Дияш авылы мәдәният йортында Христос Раштуасы бәйрәме чагу, үзенчәлекле үтте.

Дияш авылы мәдәният йортында Христос Раштуасы бәйрәме чагу, үзенчәлекле үтте. Җыелучылар бергәләп Христос Раштуасы тропаре җырладылар. Якшәмбе мәктәбеннән балалар шигырьләр сөйләделәр, Раштуа җырлары башкардылар, зур бәйрәм белән әти-әниләрне һәм кунакларны котладылар.
Төп өлештән соң балаларны сюрприз – аниматорлар белән күңел ачу-уен программасы көтте. Балалар хәрәкәтле уеннарда катнаштылар һәм Раштуа чыршысы янында әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм очрашуы күңелле, өйдәгечә җылы шартларда үтте һәм чәй табыны белән тәмамланды.
Чара ахырында һәр бала “Преображение Господня” храмы настоятеле протоиерей Владимир Кун кулларыннан татлы бүләк алды. Отец Владимир балаларга һәм зурларга яхшылыкка өндәүче сүзләр белән мөрәҗәгать итте, Раштуа балаларның иң яраткан бәйрәме булуын билгеләде.
Христос Раштуасы бәйрәме – һәркемгә үзгәрү, йөрәгеңә Аллаһы нурын кертү, игелекле, шәфкатьле гамәл кылу һәм сабый Христосны күңелең белән кабул итү өчен яхшы мөмкинлек.
Валентина Әмирова.
Читайте нас: