+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 гыйнвар 2019, 12:59

«Районка»га - бөтен коллектив белән

Күп кенә коллективларда «районка» - беренче дус һәм киңәшче. Иске Әҗми мәктәбе хезмәткәрләре дә директор Вячеслав Евгеньевич Сидоров җитәкчелегендә яңа санны түземсезләнеп көтәләр. 2019 елның беренче ярты еллыгына алар язылу кампаниясе башында ук язылдылар.

Бу педагогларның рухи-әхлакый мәдәниятенең югары дәрәҗәсен, аларның урындагы пресса белән тыгыз бәйләнештә торырга тырышуын күрсәтә. Әлеге мәктәптә зур һөнәри тәҗрибәле укытучылар хезмәт куя, сәләтле укучылар белем ала. Педагогик коллективның төрле юнәлештәге эшчәнлеге башкалар өчен үрнәк булып тора. Районда яшәп, яңалыклардан читтә калу мөмкин түгел, дип исәпли коллектив. Педагоглар учреждениенең эшчәнлеген, мәктәп тормышын гәзит битләрендә даими яктырталар, коллегаларын юбилейлары белән котлыйлар, традиция буенча «Авыл таңнары»н бөтен коллектив белән яздырып алалар. Педагоглар гәзитнең гадәти кәгазь форматын сайлыйлар.
Хөрмәтле коллегалар, дуслык һәм басмага тугрылык өчен зур рәхмәт. Без белем бирү учреждениесе эшчәнлеге турында ешрак сөйләргә тырышырбыз, ә укытучылар һәм укучыларның әти-әниләре «районка»ны киләчәктә дә укырлар дип ышанып калабыз.
Читайте нас: