+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 гыйнвар 2019, 14:08

Стадион булачак!

Урманай авыл Советы авыл билә-мәсендә яшәүчеләр Урындагы инициативаларны хуплау программасы турында яхшы беләләр, чөнки бу программада дүртенче елын катнашалар. бу тапкырында Камай авылында яшәүчеләр бәхетләрен сынап карарга һәм программада катнашуга заявка бирергә карар иттеләр.

Урманай авыл Советы авыл билә-мәсендә яшәүчеләр Урындагы инициативаларны хуплау программасы турында яхшы беләләр, чөнки бу программада дүртенче елын катнашалар. бу тапкырында Камай авылында яшәүчеләр бәхетләрен сынап карарга һәм программада катнашуга заявка бирергә карар иттеләр.
Йомгаклау җые-лышында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов катнашты һәм чыгыш ясады. Ул җыелышта катнашучыларга инициативалы бюджетлаштыру программасы, конкурста сайлап алыну һәм проектларны кушма финанслау шартлары турында аңлаешлы итеп сөйләде.
Йомгаклау җыелышына кадәр алдан очрашулар, анкеталаштыру, сораштырулар үткәрелде, алар барышында конкурста катнашу мәсьәләләре, шулай ук бергә хәл итүне таләп итүче проблемалар, халыктан күпме акча взносы кертеп булу турында сөйләштеләр. Төп өч проект: Урманай авылында асфальтлы юлны ремонтлау, Урманай авылында авыл мәдәният йорты фасадын ремонтлау һәм “Камай авылында стадион ясау һәм җиһазлау” тәкъдим ителде.
Камай авылында яшәүчеләр исеменнән староста Азат Миңнеярович Мөхәммәдиев чыгыш ясады. Командада уйнаган, турникларда һәм швед стенкаларында шөгыльләнгән сәламәт һәм төз гәүдәле яшьләрне, бигрәк тә сикергән, төрле уеннар уйнаган сабыйларны күрү һәркемгә куанычлы булуын билгеләде ул. Спорт мәйданчыкларын төзекләндерү яшьләргә үсү һәм физик мәдәният дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеген бирә, интернет челтәрендә һәм “күңелле” сөйләшеп утырулар вакытын шактый кыскарта. Камай авылында яшәүчеләр иске мәктәп бинасын сүтүне һәм бу участокта стадион җиһазлауны тәкъдим итүләрен һәм аларның инициативаларын хуплауны сорауларын билгеләде.
Авыл биләмәсе Советы депутаты биләмәнең яшьләр оешмасы секретаре И.М.Гаделшин камайлыларның инициативасын хуплады. Барлык сөйләшүләрне исәпкә алып һәм алдагы ике проектның - Урманай авылында, ә 2018 елда Таллы-Сыза авылы территориясендә тормышка ашырылуына игътибар итеп, өстенлек Камай авылы проектына – “Камай авылында стадион ясау һәм җиһазлау”га бирелде.
Биләмәдә яшәүчеләр, иганәчеләр һәм муниципаль район кертәчәк өлешнең минималь күләме, шулай ук халыктан һәм иганәчеләрдән акчалата булмаган ярдәм өлеше билгеләнде. Инициатива төркеменә авылның җиде актив кешесен һәм алар исәбеннән инициатива төркеме рәисен - авыл старостасы А.М.Мөхәммәдиевны сайладылар. Аукцион чаралары нәтиҗәләре буенча экономияләнгән средстволарны бүлү мәсьәләсен карадылар.
Камайлылар, җиңүгә өметләнеп, стадион урынын әзерләү эшенә тотындылар һәм иске мәктәп бинасын сүтү буенча ике шимбә өмәсе үткәрделәр. Шимбә өмәләрендә 20дән күбрәк кеше һәм ике берәмлек техника катнашты.
Әлфия Исмәгыйлова, Камай мәдәни-көнкүреш комплексы методисты.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: