+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 гыйнвар 2019, 12:49

Туган җиреннән аерылмады

Дияш авылы калкулыкка урнашкан һәм Бакалы-Туймазы трассасыннан ул яхшы күренә. Үзәктә чиркәү балкый, социаль-мәдәни көнкүреш объектлары эшли. Әмма сүз авыл гәүһәре Н.С.Курникова турында барачак. Гомере буена ул, әйткәндәй, алгы сызыкта, кешеләр һәм балалар арасында.

Дияш авылы калкулыкка урнашкан һәм Бакалы-Туймазы трассасыннан ул яхшы күренә. Үзәктә чиркәү балкый, социаль-мәдәни көнкүреш объектлары эшли. Әмма сүз авыл гәүһәре Н.С.Курникова турында барачак. Гомере буена ул, әйткәндәй, алгы сызыкта, кешеләр һәм балалар арасында.
Аның әнисе Клавдия Федоровна Титова балаларны математика, немец теле буенча укыткан, Надежда да, мәктәпне, аннан соң Бөре педагогия институтын тәмамлап, туган ягына кайта. 1972 елдан урындагы мәктәп укучыларын рус теленнән һәм әдәбиятыннан укыта.
Тиздән үз язмышын авыл егете Сергей белән бәйли. Яшьләр никахларын Дияш авыл Советында теркиләр. Алар гомер-гомергә тату гаилә булып яшәделәр, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Ике уллары, әтиләре кебек, - шофер, ә кызлары өченче буында укытучы булды.
Надежда Сергеевна лаеклы ялга хезмәт ветераны медале һәм халык мәгарифе отличнигы билгесе белән чыкты. Читтә яшәгән балалары янына китү, оныкларын тәрбияләргә ярдәмләшү мөмкинлеге дә булды, әмма ул элеккечә Дияштә, үзенең кече туган илендә яши.
Барлык хезмәт еллары үсеп килүче буын белән үтте, бүген дә ул үз укучылары өчен борчыла, аларның язмышлары белән кызыксына, уңышларына куана, уңышсызлыкларына көенә, киңәшләре белән ярдәм итә. Авылда тәртипсезлек күргәндә, тыныч кына читтә кала алмый, чөнки бөтен гомере буена ул күп чараларда актив катнашучы һәм оештыручы булды. Авыл интеллегенциясе кызы, элекке педагог, укыту бүлеге мөдире, күп чакырылышлар депутаты, ул элеккечә таләпчән һәм пөхтә. Ирсез калгач та, хуҗалык алып бара – маллар асрый, бакча карый, җәй көне ихатасы гөл-чәчкәгә күмелә. Кешеләргә хезмәт сөючәнлекнең яхшы үрнәген күрсәтә. Барысын көнләштереп сәламәт яшәү рәвеше дә алып бара. 70 яшендә велосипедта йөри, скандинавча йөрү белән шөгыльләнә.
Алдагы тормышында аңа бәхет, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телисе килә. Югары мораль сыйфатлары, тәртиплелек, кешеләрне яратуы белән ул авылдашларының ихлас хөрмәтен яулады.
Татьяна РАДЧЕНКО, хезмәт ветераны. Дияш авылы.
Читайте нас: