Янәшәңдә һәрвакыт таянып, киңәш сорап, ихлас сөйләшеп булган коллега эшләве ничек яхшы. Һәм ул тырышлык, һөнәри грамоталылык кебек сыйфатларга, бар яңаны тиз үзләштерә белү сәләтенә ия була икән, икеләтә куанычлы. «Авыл таңнары» дубляж гәзите тәрҗемәчесе Гүзәлия Әбүдәровна Галиуллина – шундыйларның берсе.
Район гәзите редак-циясендә хезмәт биографиясен яшьли генә, секретарь-машинистка вазыйфасында башлый. Намуслы, күңел салып эшләү табигатьтән тыйнак хезмәттәшебезнең төп сыйфаты булды һәм булып кала. Һөнәри осталыгы арта, заманча басма нәшрият таләпләренә ярашлы, Гүзәлия компьютерны җиңел үзләштерә.
Безнең эштә бер-береңне алмаштыра алу – мобильлек, заманчалык, гәзитнең чираттагы санын сыйфатлы чыгаруның төп күрсәткече. Вакыт белән исәпләшмичә, кайвакыт ике кеше өчен эшләп, текст җыю буенча оператор аларны параллель тәрҗемә дә итте. Эшлекле сыйфатлары күрелмичә калмады, менә 10 елга якын Г.Ә.Галиуллина дубляж бүлегендә тәрҗемә белән шөгыльләнә. Рус телендәге әзер тексттан татарчага тәрҗемә итү гади булып күренә. Әмма бу беренче карашка. Тәрҗемәченең бурычы – рус текстын татар телендә төгәл һәм сәнгатьле бирү. Һәм Гүзәлия үз бурычларын яхшы башкара, аның тәрҗемәләре төгәллек, җөмләнең дөрес төзелеше белән аерылып тора.
Хөрмәтле хезмәт-тәшебез – гаилә учагын ныклы саклаучы. Тормыш иптәше Рәмил Нигъмәтуллович белән өч балаларын - Русланны, Алинаны һәм Миләүшәне тәрбияләп үстерделәр. Аларга тормышка путевка бирделәр. Иркен матур йорт төзеп керделәр. Кунакчыл хуҗалар туганнары һәм якыннары килүгә һәрвакыт шат. Һәм, әлбәттә, иң кадерлеләре - яраткан оныклары Лиана, Данил, Артем һәм шушы көннәрдә туган Эмелия өчен картәти белән картәни җан атып торалар. Гүзәлия мавыгулары өчен дә вакыт таба: кул эшләре ярата – тегә, бәйли, чәчкәләр үстерү белән шөгыльләнә, гаиләсен тәмле ашлар, камыр ризыклары белән сыйлый. Һәм аның кулыннан барысы килә, чөнки тормыш юлыннан ачык күңел һәм яхшы ниятләр белән атлый.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм гомуми эшкә керткән лаеклы өлеше өчен муниципаль район хакимиятенең, Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлыгының, БР «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты ДУПның Мактау грамоталарына лаек булды. Коллегабызга арытаба да уңыш юлдаш булсын!
Фәния ХУҖИНА, тәрҗемә бүлеге мөдире.