+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 гыйнвар 2019, 14:05

Законга хезмәт итү традициясе дәвам итә

Ел саен гыйнварның 12нче көнендә Русия Федерациясенең прокуратура органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр.

Ел саен гыйнварның 12нче көнендә Русия Федерациясенең прокуратура органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр.
Әлеге истәлекле дата 1995 елда билгеләнә башлый, әмма Русия прокуратурасы тамырлары гасыр төпкеленә барып тоташа. 1722 елның 12 гыйнварында Петр Беренче үзенең указы белән Сенат карамагында генерал-прокурор посты булдырырга боерык бирә.
Район прокуратурасы булдырылу тарихы 1931 елдан, Бакалы районы оештырылганнан соң ук башлана.Аның төп эшчәнлек төре, һәрҗирдәгечә, җинаять эшләрен тикшерү, судларда гаепләүдә ярдәм күрсәтү, учреждениеләр һәм оешмаларның гамәлдәге законнарны күзәтүен тикшерү була. 1962 елга кадәр Бакалы прокуратурасы районара статусына ия була, арытаба һәм бүген ул район статусында.
Районның административ-территориаль статусы үзгәртелү белән, шулай ук архив материалларының бер өлеше юкка чыгу сәбәпле, районның күзәтчелек ведомствосы эше турында мәгълүматны бары тик 1964 елдан башлап кына тулысынча тергезеп була.
1948 елның 25 августыннан 1949 елның 5 августына кадәр чорда район прокуроры ярдәмчесе булып Даян Фәткылбаянович Мурзин эшли. Билгеле булуынча, ул Бөек Ватан сугышында актив катнашучы, Кызыл Армия сафларында, шулай ук Ян Жижка исемендәге интернациональ партизаннар бригадасына командалык итеп, Ватаныбызның, Көнчыгыш Европаның буйсындырылган халыкларының иреге һәм бәйсезлеге өчен аяусыз көрәшә, шуның өчен халык данына, күпсанлы орден-медальләргә лаек була.
Район прокуратурасында төрле елларда грамоталы, тәҗрибәле һәм таләпчән җитәкчеләр: 1964-1971 елларда — И.Н.Архипов, 1976 елга кадәр Н.Х.Рәхмәтуллин эшли, аны Т.Ф.Мәкъсүтов алыштыра, ул 1980 елга кадәр хезмәт куя. 1980-1990 елларда - Ю.С.Кошкин, арытаба 1998 елга кадәр А.С.Чернов прокурорлар булалар. 1998 елдан 2005 елга кадәр район прокуратурасын М.Ф.Нәҗмиев җитәкли, аны алыштырган Д.Н.Шакиров әлеге вазыйфада 2010 елга кадәр эшли, 2011 елдан 2017 елга кадәр районның күзәтчелек ведомствосын Э.С.Гайнуллин җитәкли. РФ Генераль прокуроры боерыгы белән 2018 елның сентябреннән район прокуроры вазыйфасына юстициянең кече советнигы Айрат Винерович Абсатаров тәгаенләнде.
Хәзерге вакытта район прокуратурасы коллективы 5 хезмәткәрдән тора. Алар - район прокуроры, юстициянең кече советнигы Айрат Винерович Абсатаров, прокурор урынбасары, юстициянең кече советнигы Гөлнара Рәисовна Ахунова, прокурор ярдәмчесе, 1 класслы юрист Булат Ришатович Гуфранов, прокуратураның баш белгече Римма Фәрдетдиновна Куптараева һәм шофер Марат Әмирович Вәлиуллин.
Прокуратура органнары ветераны Р.Ф.Куптараева үз вазыйфасында өч дистә елга якын хезмәт куя. Римма Фәрдетдиновна җентекле һәм төпле уйлап, үзенә йөкләтелгән бурычларны лаеклы үти. Алай гына да түгел, тормышчан һәм көндәлек эшчәнлектәге киңәшләре белән уртаклашырга һәрвакыт әзер.
Моннан тыш, үзенең хезмәт язмышын элек район прокуратурасы белән бәйләгән һәм арытаба законга хезмәт итүдә зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне хәтергә алмый ярамый. Алар – Башкортстан Республикасы Югары суды судьясы Илдар Әмирҗанович Нафыйков, Бакалы район судының хәзер отставкадагы рәисе Марс Фәнилович Нәҗмиев, Уфа шәһәренең Октябрьский районы суды судьясы Тимур Ринатович Баһаветдинов, Бакалы районы буенча 2нче суд участогы мировой судьясы Рәиф Хәнифҗанович Мөгаллимов, республика прокуратурасы бүлеге начальнигы урынбасары Эрик Салаватович Гайнуллин, Дүртөйле районара прокуроры Динар Наилович Шакиров, Калтасы районы прокуроры Илдар Җәүдәтович Әхмәтов, Уфа шәһәренең Киров районы прокуроры урынбасары Роман Александрович Свистун, республиканың адвокатлар коллегиясе адвокаты Вадим Гаязович Шәрәфетдинов.
Район прокуратурасы законлылыкның күзәтелүенә аерым игътибар бүлә. Прокурор йогынтысы актлары буенча алга таба закон бозуларны бетерү һәм аларга юл куймау буенча чаралар күрелә, гаепле вазыйфалы кешеләр лаеклы җәза алды.
Моннан тыш, безнең ведомство хезмәткәрләрен югары компетентлылык, эшне тирәнтен белү, әдәплелек, принципиальлек, хезмәт бурычына тугрылык һәм шәхси кыюлык аерып тора. «Коры» фактлар артында Бакалы районы прокуратура хезмәткәрләренең көндәлек, җентекле, кайвакыт гражданнарга хәтта күренмәгән, әмма шулкадәр кирәкле хезмәте тора.
Айрат АБСАТАРОВ, район прокуроры, юстициянең кече советнигы
Читайте нас: