+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 гыйнвар 2019, 17:16

Барлык мәсьәләләрне вакытында хәл итәбез

Урамнарны яктырту – республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировның һәм район хакимиятенең даими контролендә тора.

Урамнарны яктырту – республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировның һәм район хакимиятенең даими контролендә тора. Иске Костей авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә урамнарны яктырту буенча бүгенге көндә нинди төп проблемалар бар, хакимият мәсьәләне ничек хәл итә - бу турыда без Иске Костей авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Раил Әмирханович СӘЕТОВтан белдек.
Урамнарны яктырту – республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировның һәм район хакимиятенең даими контролендә тора. Иске Костей авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә урамнарны яктырту буенча бүгенге көндә нинди төп проблемалар бар, хакимият мәсьәләне ничек хәл итә - бу турыда без Иске Костей авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Раил Әмирханович СӘЕТОВтан белдек.
- Урамнарны яктырту мәсьәләсен контрольдә тотарга тырышабыз. Әлеге вакытта биләмә территориясендә ДРЛ-лампаларны светодиод лампаларга алмаштыруны тәмамладык, алар яктылыкны яхшы тапшыралар, ышанычлылар, шулай ук кулланылучы электр энергиясен һәм, шуңа ярашлы, акчаны экономияләргә булышалар. Хәзер ДНАТ-лампаларны светодиод лампаларга алмаштыру буенча эш алып барабыз. Бүген Костей һәм Казанчы авыллары урамнарындагы яктылык таләп ителгән нормаларга туры килә. Яктырткычлар авылларга кергәндә, барлык социаль-әһәмиятле объектлар – мәктәпләр, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, мәдәният йортлары, балалар мәйданчыгы янында куелган. Территориядә узган елда гына да авыл Советы средстволарына 20дән күбрәк яктырткыч урнаштырдык һәм алмаштырдык. Моннан тыш, авыл Советы район хакимиятеннән өстәмә 5 светодиод яктырткычы алды. Аларның күбесе авылда яшәүчеләр үтенече буенча яктырту күптән кирәк булган урыннарга да куелды. Мәсәлән, Иске Костей авылында яшәүчеләр Әлфия Гудошникова, Александра Колесникова һәм башкаларның үтенече буенча. Халыктан заявкалар әле дә килә, без барысын һичшиксез караячакбыз һәм хәл итәчәкбез.
*** *** ***
Без, гәзит редакциясе хезмәткәрләре, авыл биләмәсе башлыгы Раил Әмирханович белән иртән-иртүк ике авылның да урамнары буйлап йөреп чыктык һәм барысы да тәртиптә булуына инандык. Костей авылындагы Үзәк, Яшьләр һәм Береговая урамнарында һәм Казанчы авылының Үзәк һәм Яшьләр урамнарында фонарьлар җитәрлек. Мәктәп укучылары, коляска тоткан әниләр тәүлекнең караңгы вакытында урамнардан тыныч кына атлый иделәр. Балаларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар күреп шатландык, димәк, мәктәпләр коллективлары юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча эш алып баралар.
Бердәнбер караңгы урын Казанчы авылындагы Колхоз урамы булып чыкты. Р.Ә.Сәетовның сүзләре буенча, анда югары вольтлы линия баганалары куелган, аларга 600 метрдан озынрак өстәмә электрүткәргеч сузарга кирәк. Авыл биләмәсе башлыгы бу проблеманы белә һәм аны хәл итү юлын эзли - проектны тормышка ашыруга документлар әзерләнелә. 2019 елга бюджетны формалаштырганда авыл Советы чыгымнар статьясына бу участокка яктырткычлар сатып алуга һәм урнаштыруга чыгымнарны керткән. Р.Ә.Сәетов яктырткычларны урнаштыру һәм алмаштыру буенча барлык мәсьәләләрне авыл Советы шәхси эшкуар Ф.С.Шәймөхәммәтов белән хәл итүен әйтте, ул эшләрне сыйфатлы һәм намуслы башкара.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: