+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 гыйнвар 2019, 17:11

Бильярд буенча турнир

Ике ел элек Яңа Илек авыл мәдәният йортының 50 еллык юбилеенда муниципиаль район хакимияте безгә рус бильярды бүләк итте. Хәзер ул авыл кешеләренә хезмәт итә, ә турнирлар традиционга әйләнде. Раштуа бәйрәмнәрендә кабат авыл беренчелеге үткәрелде, анда 10 уенчы катнашты.

Киеренке ярышлардан соң И.С.Лаврентьев турнир чемпионы булды, икенче урынны Н.Д.Давыдов, өченче урынны В.П.Чернов яулады. Уенда катнашучылар Сергей һәм Артем Мрясовларның, Степан һәм Павел Сидоровлар, Дмитрий Ишимбаев, Альберт Халиков, Дмитрий Кудряшовның тырышлыгын билгелисе килә. Аларның барысы дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнделәр.
Даими ярдәм һәм хәстәрлек өчен якташларыбыз Виталий Геннадьевич Черновка, шәхси эшкуарлар Ольга Николаевна Высоцкаяга, Алевтина Егоровна Савельевага рәхмәт белдерәбез. Аларга яңа елда ныклы сәламәтлек һәм эшләрендә зур уңышлар телибез!
Григорий КАРПОВ, авыл мәдәният йорты методисты.
Читайте нас: