+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 гыйнвар 2019, 17:18

Катнашу теләге белдерделәр

Узган елда урындагы инициативаларны хуплау проектында катнашып, Тактагул авылының ике урамы юлына ремонт ясалды. Бу эшкә авылның бер генә кешесе дә ваемсыз калмады һәм әлеге эштә актив катнашты, биләмә хакимияте аларга зур рәхмәт белдерә.

Узган елда урындагы инициативаларны хуплау проектында катнашып, Тактагул авылының ике урамы юлына ремонт ясалды. Бу эшкә авылның бер генә кешесе дә ваемсыз калмады һәм әлеге эштә актив катнашты, биләмә хакимияте аларга зур рәхмәт белдерә.
Быел да конкурста катнашу hәм көн үзәгендә булган мәсьәләләрнең берсен хәл итү мөмкинлеге бар. 2019 елда программада Гүрдебаш авылы халкы катнашырга теләк белдереп чыкты. Авылда яшәүчеләр аның турында яхшы беләләр.
Урындагы инициативаларны хуплау программасын кабул итү кысаларында җыелыш үтте.
Муниципаль район Советы секретаре З.С.Зыязетдинов жыелучыларны конкурс шартлары, аны тормышка ашыруның төп этаплары, шулай ук төп эшләрне башкару барышында тормышка ашырылачак чаралар белән таныштырды.
Гүрдебашлылар конкурста катнашу өчен авыл зиратын төзекләндерүне сайладылар. Билгеләнгән эшләрне башкару өчен 700 мең сумга якын акча таләп ителә. Аны республика һәм урындагы бюджетлардан кушма финанслау исәбенә, шулай ук иганәчеләр һәм халыкның үз өлеше исәбенә туплау күз уңында тотыла.
Проектны тормышка ашыру өчен 5 кешедән инициатива төркеме булдырылды. Ул авыл биләмәсе хакимиятенә урындагы инициативаларны хуплау программасы проектына эзерләнгәндә hәм аны тормышка ашырганда ярдәм итәчәк. Алар, һичшиксез, авыл халкы ярдәменә таяначаклар.
Ярдәм итәргә, иганә-челек күрсәтергә теләүче авылдашлар, якташлар булыр дип ышанабыз. Моның өчен алар белән бәйләнешкә керәбез, проектта катнашу теләгебез барлыгын әйтәбез. Булыр, әлбәттә, булыр ул шушы зур эшкә битараф калмаячак авылдашларыбыз, чөнки Гүрдебаш авылы кечкенә генә булс
а да, аның халкы олы йөрәкле, бердәм.
Фани дөньяда кунак кына икәнебезне һәрберебез аңлый. Мәңгелек йорт, мәңгелек тормыш турында күп язылды һәм языла.
Зират - безнең тормышыбызның бер өлеше. Анда туганнарыбыз, дусларыбыз, авылдашларыбыз ята. Җырдагыча, исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен белү кирәк. Бу - дөньялыкта калганнарның изге бурычы. Аларны догаларыбыздан ташламыйк, мәңгелек йортларны карап, тәрбияләп торыйк.
Битараф булмаган гражданнарны һәм якташларны урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашуга көч салырга, шундый изге, зур эшне бергәләп башкарып чыгарга өндибез!
Илнар Низамов, Тактагул авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе.
Читайте нас: