0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 гыйнвар 2019, 17:04

Саумы, икенче йөзьеллык!

Тыл һәм хезмәт ветераны Насыйрова Кәримә Вәкиловнага карап, аның күптән инде йөз яшьлек үрне үтүенә ышанмыйсың. Эш шунда: аның төгәл туган көне - 1917 елның сентябре, әмма документ буенча, ни сәбәпледер, аны 1919 елның 1 гыйварына язганнар. Ул - авыл биләмәсенең иң өлкән яшьтәге кешесе.

Тыл һәм хезмәт ветераны Насыйрова Кәримә Вәкиловнага карап, аның күптән инде йөз яшьлек үрне үтүенә ышанмыйсың. Эш шунда: аның төгәл туган көне - 1917 елның сентябре, әмма документ буенча, ни сәбәпледер, аны 1919 елның 1 гыйварына язганнар. Ул - авыл биләмәсенең иң өлкән яшьтәге кешесе.
Мондый вакыйгалар еш булып тормый, авылның өлкән яшьтәге кешесенең туган көнен бөтен авыл белән авыл мәдәният йортында бәйрәм иттеләр. Мул табын артына аның барлык туганнары һәм якыннары, күршеләре, авылның олы яшьтәге кешеләре, чакырылган кунаклар җыелды. Кәримә әби, тантана сәбәпчесе буларак, түрдә утырып котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.
Камышлытамак авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Ә.Раянов беренчеләрдән булып котлау сүзләре әйтте, юбилярга озын гомер, ныклы сәламәтлек һәм күтәренке кәеф теләде. Илшат Әхәтович аның чын-чынлап Акъәби, бар нәрсәдә өлге булуын, үз йортын һәм ихатасын үрнәкле тәртиптә тотуын билгеләде.
Районның ветераннар советы рәисе З.М.Солтанова 100 яшьлек әбигә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның персональ котлавын, муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевның, ветераннар советының бүләкләрен тапшырды, иминлек, сәламәтлек теләде. Юбилярны алга таба туганнары һәм якыннары, күршеләре, татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмәгать оешмасы әгъзалары һәм башкалар тәбрикләде.
Аның тормышы һәм балачагы бик авыр була, бик иртә тома ятим кала, хәтта мәктәптә дә укый алмый, кече яшьтән яшәү өчен көрәшергә туры килә. 1937 елда Мостафа авылыннан Шәхәп исемле яшь егеткә кияүгә чыга. Ире хезмәт сөючән, бар эшкә дә оста кеше була, кыска гына вакыт эчендә яшьләр йорт төзиләр. Әмма гаилә бәхете озакка бармый, Кәримә әби ирен башта армиягә, аннан соң фронтка озата. Бөек Ватан сугышыннан ул әйләнеп кайтмый, кызы Фәнияне күрергә насыйп булмый аңа.
Сугыштан соң Кәримә Учтым авылы егетенә кияүгә чыга, улы Рәмис туа. Әмма әтисенә кияү ошамый һәм ул балалары белән кызын алып кайтып китә. Тормыш җайга салына башлаганда гына Кәримә әбинең әтисе үлә һәм ул ике баласы белән ялгыз кала. Әмма рухи яктан нык хатын яшәү өчен көч таба, тормыш сөючән кеше буларак, беркайчан да зарланмый, һәрвакыт намуслы яшәргә омтыла һәм балаларын да шундый рухта тәрбияли. Бөтен гомерен авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлый: чәчә, сөрә, чөгендер, кукуруз эшкәртә, көтү көтә, печән чаба.
Хатын иңнәренә җиңел булмаган сынаулар төшә – үз балаларын гына түгел, улының балаларын – үз оныкларын да тәрбияли. Язмыш кушуы буенча улы Рәмис Үзбәкстаннан туган йортына әнисе янына биш бала белән кайта. Һәм Кәримә әби аларга әниләрен алмаштыра. Якыннары аның яхшы сүзләрен кызганмый оныкларын эшкә, гаиләгә һәм дусларына тугры булырга өйрәтүен әйтәләр. Каты бәрелми, әмма хәләл көч белән табылган икмәкнең кадерен белүләрен таләп итә. Юбиляр тануынча, күп еллар үткәч тә сугыш еллары хәтереннән җуелмый, ул куркыныч чор хәтта төшләренә керә.
Олы яшьтә булса да, Кәримә әби әле булса көр күңелле, акылында һәм сәламәт. Ул актив хезмәт һәм хәрәкәт итүне, улы, оныклары һәм туруннары белән аралашырга ярата, бернәрсәне дә онытмый, барысын таный һәм тормыш белән кызыксына. Яшәргә омтылышы белән туганнарына гына түгел, бәлки камышлыларга, якташларына үрнәк күрсәтә. Авылдашлары аның җиләк күп үскән акланнарны яхшы белүе, быел гына да ике тапкыр җиләк җыярга баруы турында сөйлиләр. 90 яшенә кадәр диярлек бакчада эшләгән, сыер, башка терлекләр асраган.
Бу көнне юбиляр адресына кунаклардан күп җылы сүзләр яңгырады, ә чара ахырында туганнары бәйрәмне оештыручылар, Л.Ә.Гыймаева җитәкчелегендәге Камышлытамак авылы хатын-кызлар советына, шулай ук татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмәгать оешмасының районда беренче филиалында катнашучыларга рәхмәт белдерделәр. Әйтергә кирәк, бу көнне Кәримә әби дә шушы оешма әгъзасы булды, аңа татар хатын-кызларының милли баш киемен тапшырдылар.
Гомер итү – басу кичү түгел, диләр, ә 100 ел яшәү – бигрәк тә К.В.Насыйровага сәламәтлек, баш өстендә тыныч күк йөзе һәм алдагы юбилейны да бәйрәм итәргә насыйп булуын телибез.
Эльвира СОЛТАНОВА.
Читайте нас: