+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 гыйнвар 2019, 17:06

Соборның Мактау грамоталарына лаек булдылар

Яңа ел алдыннан Октябрьский шәһәре Халыклар дуслыгы йортында “Башкортстан руслары соборы” төбәк җәмәгать оешмасы юбилеена багышланган зональ тантаналы конференция булды. “РҖО “БРС”: Башкортстан Республикасы халыкларының милләтара дуслыгы һәм килешеп яшәве юлында” исемендәге зур мәгънәле форумда Соборның Октябрьский шәһәре, Әлшәй, Авыргазы, Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Миякә, Туймазы, Чакмагыш, Шаран, Чишмә районнары бүлекләре советлары вәкилләре катнашты.
Соборның урындагы рәисе О.В.Белова, рәис урынбасары - Бакалыдагы 1нче мәктәпнең технолия укытучысы О.А.Злобина, БР Көнбатыш районара “Гаилә” үзәге ДБУның Бакалы районындагы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлекчәсе тәрбиячесе Н.И.Дырнаева Бакалы районыннан делегатлар булдылар.
Оешманың актив әгъзалары Бердәмлекне һәм тупланганлыкны тәэмин итүдә, мәдәни мирасны саклауда һәм үстерүдә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм килешеп яшәүне ныгытудагы зур өлешләре өчен “Башкортстан руслары соборы” төбәк җәмәгать оешмасының Мактау грамоталарына лаек булдылар. Наградаларны башкарма комитет рәисе В.А.Пчеленцев тапшырды. Котлыйбыз!
Читайте нас: