0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 гыйнвар 2019, 17:10

Якты Раштуа бәйрәме

Христос Раштуасы - иң якты, матур, шатлыклы һәм чын-чынлап балалар бәйрәме.

Христос Раштуасы - иң якты, матур, шатлыклы һәм чын-чынлап балалар бәйрәме.
Русиядә ул яңа ел бәйрәмнәре рәтенә керә. Аеруча шатланып бәйрәм ителүче святка көннәрендә дин тотучылар, берсен-берсе котлап, сөенечләре белән бүлешәләр. Тантананы тагын бер тапкыр бәйрәм итү өчен 7 гыйнварда Балалар иҗат йортына зурлар һәм балалар җыелды. Бакалы авылы Изге Троица храмы настоятеле иерей Алексей Бикбулатов барлык җыелучыларны сәламләде. Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр алдан әзерләнгән концерт программасы күрсәттеләр. Балалар башкаруында Раштуа җырлары яңгырады, балалар әйлән-бәйлән әйләнделәр, шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар әйттеләр, уйнадылар.
Аннан соң Балалар иҗат йорты коллективы әкият геройлары: тылсымчы-фея, шымчы, шаян дуңгыз балалары, Карсылу һәм Кыш бабай катнашлыгында балалар белән күңелле шоу үткәрде. Балалар иҗат йортының бәйрәмчә залында шатлык һәм бәйрәм атмосферасы хакимлек итте, балаларның шатлыклы көлүләре таралды. Тамашадан соң храм настоятеле барлык балаларга Раштуа бүләкләре өләште.
Бәйрәм күңелле узды. Ул Руслар соборының район бүлекчәсе рәисе О.В.Белова катнашлыгында үтте.
Балалар иҗат йорты директоры Л.А.Чатыро-вага һәм аның иҗади коллективына, тантанага килүчеләргә аерым рәхмәт сүзләре белдерәбез. Бәйрәм Христос Раштуасының якты шатлыгын уртаклашу өчен авыл кешеләрен һәм аларның балаларын бергә җыю өчен яхшы традициягә әйләнәчәгенә ышанабыз.
Елизавета ЗЫРЯНОВА.
Ольга Белова фотолары.
Читайте нас: