Русиядә әлеге вакытта 45 миллионга якын кешесе гипертоник чирдән җәфалана.
Артериаль кан басымының нормаль күрсәткече кеше йокламаганда - 139/89 миллиметрдан, төнге сәгатьләрдә 120/70 миллиметрдан артмый. Артериаль кан басымы 140/90нан артса, бу гипертония үсеш алуын күрсәтә. Артериаль кан басымы даими югары булганда йөрәк, баш мие, бөерләр, күздәге кан тамырлары һәм башкалар, гомумән бөтен организм зыян күрә. Бу йөрәкнең ишемик авыруына (стенокардия, миокард инфаркты һ.б.), инсультка, күрү сәләтенең начараюына, бөерләрнең хроник чиренә китерә.
Артериаль гипертензияне әлеге вакытта тулысынча дәвалап булмаса да, хәзерге медицина аның белән нәтиҗәле көрәшә. Кагыйдә буларак, терапиянең нәтиҗәлелеген арттыру өчен табиблар берьюлы берничә дару кабул итәргә киңәш итә. Шул ук вакытта кан басымын түбәнәйтү өчен универсаль средство юк, кеше организмы катлаулы һәм четрекле механизм. Бер кешегә яраган дару, икенчегә бөтенләй ярамый.
Сезгә гипертоник чир диагнозы куйсалар, даруны кан басымы югары саннарга кадәр күтәрелгәндә генә түгел, көн дә даими куллану зарур. Чөнки кан басымын нормаль дәрәҗәдә тотмаганда, бу йөрәкнең һәм кан тамырларының үзгәрүенә илтә һәм күп өзлегүләр китереп чыгара, алар еш кына үлем белән тәмамлана.
Даруларның начар нәтиҗә бирүеннән куркасыз икән, бәләкәй дозаларда бу шактый сирәгрәк күзәтелә. Медицина күрсәтүеннән башка препарат кабул итү туктатылса, начар.
aгипертонияне дәвалау “курслары” булмый, табиб билгеләгән даруларны тик көн саен һәм даими кабул итү генә ярдәм итә;
aтанышлар киңәше буенча таблеткалар эчәргә кирәкми;
aүз белдегегез белән дәваланмагыз, бу сәламәтлек торышын начарайтырга һәм киләчәктә өзлегүләргә китерергә мөмкин;
aяшәү рәвешен үзгәртегез – дөрес тукланыгыз, начар гадәтләрдән, аеруча тәмәке тартудан, баш тартыгыз, тән авырлыгын күзәтегез, саф һавада көненә 3-5 км йөрегез, шулай ук зур булмаган физик активлык, тулыкыйммәтле ял, уңай эмоцияләр кирәк.
Анна Воронова, район үзәк дәваханәсенең гомуми практика табибәсе.