+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 гыйнвар 2019, 18:12

Һөнәренә тугры

Урманай фельдшерлык-акушерлык пункты фельдшеры Рәмзия Нәсимовна Мөхәммәдиева шушы вазыйфада 28 ел эшләвен әйткәч, ышанмадым, чөнки ул бөтенләй яшь күренә. Камай авылыннан эшкә җәяү йөрүен белгәч, ә бу көн саен төрле һава торышында 10 км (бару һәм кайту 5әр км), гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Аның күпме километр үтүен һәм шушы елларда күпме кешегә ярдәм күрсәтүен күз алдына китерү, санап чыгу мөмкин түгел.

Урманай фельдшерлык-акушерлык пункты фельдшеры Рәмзия Нәсимовна Мөхәммәдиева шушы вазыйфада 28 ел эшләвен әйткәч, ышанмадым, чөнки ул бөтенләй яшь күренә. Камай авылыннан эшкә җәяү йөрүен белгәч, ә бу көн саен төрле һава торышында 10 км (бару һәм кайту 5әр км), гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Аның күпме километр үтүен һәм шушы елларда күпме кешегә ярдәм күрсәтүен күз алдына китерү, санап чыгу мөмкин түгел.
- Җәяү йөрергә яратам, - ди фельдшер, - үземне яхшы хис итүемнең сере дип тә җәяү йөрүне исәплим. Атлаганда барлык мускуллар хәрәкәткә килә, ул йөрәк-кан тамырларын, мускулларны, тын алу системасын ныгыта, шлакларны чыгара, май тупланудан саклый, йокысызлыктан арындыра һ.б. Халык белән очрашканда һәм әңгәмәләшкәндә күбрәк йөрергә, саф һавада булырга өндим.
Авыл кешеләренең күпчелеге аның киңәшләрен тыңлавы шатландыра. Мәсәлән, Урманай авылында “сәламәтлек төркеме” булдырылган, алар скандинавча йөрү белән шөгыльләнәләр. Болай йөрүне Сөендектә тә яратучылар бар, берәүләр ялгызлары, икенчеләре парлап йөрүне өстен күрә. Кыш җитү белән зурлар һәм балалар чаңгыда шуалар. Мәктәп ихатасындагы шугалакта да кеше күп була. Гомумән, авылда яшәүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар күп.
Р.Н.Мөхәммәдиеваның күзәтүендә 288 кеше – урманайлылар һәм сөендеклеләр. Аларның 135е - эшкә сәләтле яшьтәгеләр, аннан соң пенсионерлар (103), балалар. Медикка күбрәк гипертония, йөрәк, терәк-хәрәкәт итү аппараты авырулары белән мөрәҗәгать итәләр. 28 елда фельдшер һәр гаилә әгъзаларының диярлек - әби-бабайлардан алып аларның оныкларына кадәр - сәламәтлек торышы турында белә. Рәмзия Нәсимовнаны гаилә докторы дип әйтергә мөмкин. Кирәк булганда, авыл медигы пациентларына ял көннәрендә дә, кич белән дә, хәтта төнлә дә ярдәм күрсәтә.
Авыл медигының эш көннәре халыкны кабул итүләрдән, чакырулар буенча хезмәтләндерүдән, профилактик караудан, төрле процедуралардан тора. Элек шәхси йорт булган ФАПта җылы, уңайлы, иркен. Барлык биналарда тәртип һәм чисталык, фельдшер моны үз куллары белән булдыра, чөнки санитар юк. Процедуралар кабинетында кичектергесез ярдәм күрсәтелә һәм табиб күрсәтмәсе буенча процедуралар башкарыла. Шунда ук дарулар сатып алырга, график буенча авылга килүче участок терапевтында яки педиатрда кабул итүдә булырга мөмкин.
Чын хатын-кыз буларак, Рәмзия Нәсимовна бар матурлыкның кадерен белә. Өендә тәртип, бакчасы караулы, ихатасында чәчкәләр – барысы да аның куллары белән булдырылган. Шул ук вакытта ул кунакчыл хуҗабикә, яхшы хатын, тормыш иптәше, ветеринария табибы Азат Миңнеярович белән кызлары Лүзияне һәм уллары Алмазны тәрбияләп үстерделәр.
Медик буларак, - кешеләрнең азрак чирләвен, сәламәт булуларын, ә әни буларак, балаларның бәхетле яшәүләрен тели.
Эльвира СОЛТАНОВА.
Читайте нас: