+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 гыйнвар 2019, 18:21

Һәр гаиләдә куанычлы вакыйгалар булып торсын!

Фатир яки шәхси йорт сатып алу хәтта олы һәм тормышта үз урыннарын алган кешеләрнең дә һәрвакыт та көченнән килми. Без - яңа гына эшли һәм акча ала башлаган яшьләр турында сөйләп тә торасы юк. Әмма без торак сатып алырга мөмкинлекләребез күбрәк дип исәплибез, чөнки республикада торак сатып алганда, кредит түләүдә дәүләт ярдәменең төрле программалары эшләп килә.

Без, һәр гаилә кебек, үз торагыбыз турында хыялландык. 2014 елда Уфада ипотекага фатир сатып алдык. Беренче 700 мең сумлык взносны әти-әниләр ярдәмендә җыеп керттек. Әтием Халит Сабировка (Иске Корыч) һәм хатынымның әти-әнисе Мәгъдән һәм Әлфия Сафиннарга (Балтач районы) авыр вакытта булышлык күрсәткәннәре, баш очында үз түбәбезне булдыру безнең өчен ничек мөһим икәнлеген аңлаганнары өчен рәхмәт.
Арабыздагы дусларның һәм танышларның күбесе фатирны кредитка алдылар. Аларның берсеннән күптән түгел бала туганда яшь гаиләләрне хуплау буенча дәүләт программасы буенча субсидия алуларын белдек. Без дә район хакимиятенә мөрәҗәгать иттек, гариза бирдек, документлар җыйдык, чиратка бастык. Узган елның көзендә башка биш гаилә исәбендә бала туганда “Башкортстан Республикасының төзелеш комплексын һәм архитектурасын үстерү” дәүләт программасы кысаларында социаль түләүгә таныклык алдык. 228 мең сум зур ярдәм булды.
Түләсебез күп әле, әмма без төшенкелеккә бирелмибез, икебезнең дә тотрыклы хезмәт хакы һәм иртәгәсе көнгә ышаныч бирүче эшебез бар. Мин - патруль-пост хезмәте инспекторы, тормыш иптәшем “Гаилә” медицина үзәгендә эшли. Кызыбыз Милана үсеп килә. Киләчәккә планнарыбыз күп. Гомуми тырышлыклар белән булдырачагыбызга ышанам, хыялларны тормышка ашыру өчен көч һәм теләк зур. Иң мөһиме - эшебез, әти-әниләребез исән булсын, калганы вакыты җиткәч булыр.
Яшь гаиләләрне хуплаган, документлар рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәткән республика, район хакимияте җитәкчелегенә, төзелеш бүлегенә рәхмәт. Һәр гаиләдә куанычлы вакыйгалар булып торуын телибез.
Илмир САБИРОВ.
Читайте нас: