+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 гыйнвар 2019, 18:17

Төбәк операторы белән килешү төзегез

Башкортстанның күпфатирлы йортларда, шәхси секторда яшәүче гражданнары, шулай ук юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар 2019 елның гыйнварында калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә төбәк операторы белән килешү төзергә бурычлы, - дип хәбәр итә БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы.
Мондый килешүләр төзү ихтыяҗы Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләрендә күз уңында тотылган. Килешүләр төзү формасы һәм тәртибе хәзерге вакытта безнең территорияне хезмәтләндерүче “Экология-Т” җәмгыяте төбәк операторының рәсми сайтында урнаштырылды.
«Экология-Т» җәмгыятенең (тел. 8(800)250-01-85, http://eko-tko.ru/) хезмәтләндерү зонасы – Октябрьский шәһәре, Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Туймазы, Чакмагыш, Шаран районнары.
Чүп җыю һәм чыгаруның яңа системасына күчү белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча төбәк операторының һәм 8 (347) 218-03-90 телефоны буенча БР Экология министрлыгының «кайнар линия»ләренә шалтыратырга мөмкин.
Хәтерегезгә төшерәбез, 2019 елның гыйнварыннан безнең республика, бөтен ил кебек үк, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте. Хәзер чүпне җыю, транспортировкалау, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү белән төбәк операторлары шөгыльләнәчәк, ә гражданнар бу хезмәтләргә билгеләнгән тарифларга ярашлы түләячәкләр.
Бу эш, барыннан да элек, калдыклар белән заманча, экологик яктан хәвефсез эш итү системасын булдыруга, санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын бетерүгә һәм яңаларының барлыкка килүенә юл куймауга, шулай ук чүпне сортларга аеру һәм эшкәртү буенча үсеш алган инфраструктура төзүгә юнәлтелгән.
Читайте нас: