+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 гыйнвар 2019, 16:44

Балалы өй – нурлы өй

Сабый барлыкка килүен балага әти-әниләр гадәттә: “Ләкләк алып килде, кәбестә арасында таптык” дип шаяртып аңлаталар. Ә Камышлыда яшәүче Зәлир белән Гөлшат Шәмсетдиновлар гаиләсенә Никита белән Женяны фәрештә китергән. Әни, әти, картәниләре Хәтимә аларга шат.

Сабый барлыкка килүен балага әти-әниләр гадәттә: “Ләкләк алып килде, кәбестә арасында таптык” дип шаяртып аңлаталар. Ә Камышлыда яшәүче Зәлир белән Гөлшат Шәмсетдиновлар гаиләсенә Никита белән Женяны фәрештә китергән. Әни, әти, картәниләре Хәтимә аларга шат.
Малайлар Шәмсетдиновлар йортында 4 ел элек барлыкка килгән. Яңа әти-әниләре аларны социаль приюттан алып кайтканнар. Гаиләдә киңәшләшеп, тәрбиягә кыз бала алырга карар итәләр, әмма тормыш үзенчә хәл итә. Приютта ир белән хатынга шунда ук абыйлы-энеле ир балалар ошый. Бер бала алу да җаваплы адым. Ә биредә - икәү! Белем, аңлашу, түземлелек җитмәс дип курку, булдыра алмабыз, яратмаслар, аларга башка кешеләр гомер биргән, үз балаларыбызга әйләнә алмаслар, дигән төрле уйлар килә ир белән хатынның башына, әмма йөрәкләре барысы да яхшы булыр ди. Шул ук көнне алар малайларны өйләренә кунакка алып китәләр. Балалар зурлар белән уртак телне тиз табалар, үзләрен кайдандыр ерактан туган өйләренә кайткан кебек хис итәләр. Балалар да, зурлар да бер кичтә үзләрен тулы бербөтен итеп тоялар, беркем нең дә аерыласы килми.
Берничә атнадан , документлар белән эшләрне көйләп, Зәлир Мөәҗипович һәм Гөлшат Илшатовна приютка балаларны алырга китәләр. Учреждение территориясенә аяк басу белән кечкенә Женя йөгереп чыга.
- Әнием килде! – дип йөгерә малай каршыларына. Шунда ук әти һәм әни дип әйтә башлыйлар, ә кечесе беренче көннәрдән үк әнисеннән башка йокламый. Йөрәккә - җиңел, күңелгә тыныч булып кала, малайлар үзләрен тәрбиягә алган әти-әниләрен үз итәләр.
– Алардан башка ничек яши алдык икән, күз алдыбызга да китерә алмыйбыз, - дип елмая Гөлшат, улларыбыз өйне нурга күмде.
Зурлар балалар белән еш әңгәмәләшәләр, “гади хакыйкатьне” аңлаталар, киләчәктә кем булырга теләүләре турында сөйләшәләр, моның өчен хәзер үк инде нәрсә эшләргә кирәклеген әйтәләр. Гаиләдә тәрбия бирүнең тагын бер алымы актив кулланыла: хезмәт, өйдә ярдәмләшү. Малайлар савыт-саба, идән юалар, тузан суырталар, кар көриләр, әтиләре эштә вакытта әниләренә хуҗалыкта ярдәм итәләр. Чөнки Зәлир 10 елдан артыграк инде Нефтеюганск шәһәрендә вахта алымы белән эшли. Малайларның мәктәптән кайтуларына төрле тәм-том пешереп торучы картәниләре Хәтимәне да яраталар. Сүз уңаеннан, Никита һәм Женя яхшы укыйлар, папкага пөхтә итеп салып куелган күпсанлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары шуны дәлилли.
Әти-әнинең сүзләре буенча, балага нинди тәрбия бирсәң, ул шундый булып үсәчәк, ә начар геннарга алар ышанмыйлар. Тулы, имин гаиләләрдә дә кайчак алкогольгә бәйле, нервылары какшаган, наркотиклар белән дә мавыгучы кешеләр үсә. Шәмсетдиновлар уллары үсеп җитү белән бәйле күпсанлы ачышлар алда әле дип исәплиләр. Гаиләләренә бала алырга теләүчеләргә ир белән хатын кыенлыклардан курыкмаска киңәш итәләр. Тәрбиягә алынган балага күңел җылысы бирергә әзер кешеләргә фәрештәләр, шулай ук дәүләт ярдәм итә. Тәрбиягә бала алган әни айлык түләү, баланы гаиләгә урнаштырганда бер тапкыр бирелүче пособие, балаларны тәрбияләүгә пособие ала.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Читайте нас: