+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 гыйнвар 2019, 16:56

Безнең уңышлар

Башкортстан Республикасында Гаилә елын иң яхшы яктыртуга “Гаилә палитрасы” республика иҗади конкурсы «Авыл таңнары» гәзите редакциясенә чираттагы уңыш алып килде. Шәһәрләр һәм районнарның басма киңкүләм мәгълүмат чаралары арасында “Авыл таңнары” гәзите өченче урынны яулады.

Бүләкләү шушы көннәрдә Уфа шәһәрендә Русия матбугаты көненә туры китерелгән тантаналы чарада булды, анда матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, республика басмалары һәм телерадиокомпанияләре журналистлары җыелды.
Агентлык җитәкчесе Б.Н.Мелкоедов имзасы белән Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы һәм БРның Журналистлар берлеге дипломын район гәзитенең баш мөхәррире В.Н.Шакировага БРның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Михайлович Мельников тапшырды.
Читайте нас: