+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 гыйнвар 2019, 16:49

Су объектларында хәвефсезлек турында

Православиеләрнең Аллаһы Крещениесе чиркәү бәй-рәмендә крещение су коенулары чорында районның су объектларында халыкның хәвефсезлеген тәэ-мин итү өчен 18-19 гыйнварда район территориясендә әлеге авыл биләмәләрендә традицион су коену урыннары билгеләнде:

Православиеләрнең Аллаһы Крещениесе чиркәү бәйрәмендә крещение су коенулары чорында районның су объектларында халыкның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен 18-19 гыйнварда район территориясендә әлеге авыл биләмәләрендә традицион су коену урыннары билгеләнде:
Дияш авыл Советы - Дияш авылы буасы;
Килей авыл Советы – Яңа Илек авылында Сөн елгасы;
Михайловка авыл Советы - Бөгәбаш авылы буасы.
Әлеге авыл билә-мәләрендә хәвеф-сезлек таләпләренә ярашлы су коену урыннарын җиһазлау оештырылачак.
Су коену урыннарын җиһазлау үз эченә су төбен чит предметлардан чистартуны, шомартылган агачтан төшү урыннары җайлауны, бәкенең кырыйларына тотынгычлар куюны, су коену урынын яктыртуны ала. Су коенырга теләүче гражданнар өчен ярда чишенеп киенү һәм җылыну урыннары җиһазланырга тиеш.
Крещение су коенуларын үткәрү урыннарында җәмәгать тәртибен саклауны, медицина хезмәткәрләренең, штаттагы һәм штаттан тыш коткаручыларның, җәмәгать оешмалары вәкилләренең дежур торуын тәэмин итәргә кирәк.
Җайланмаган урыннарда суга коену хәвефле булуы турында мәгълүмат белән кисәтүче аншлаглар куярга. Су коену вакытында кешеләрнең боз өстендә күпләп җыелуына, бәкедә бер кешедән артыграк кеше булу, исерек хәлдәге кешеләрнең су коенуына юл куймаска.
Борис ЛОБАНОВ, муниципаль район хакимиятенең дәүләт оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: