+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 гыйнвар 2019, 16:48

Тырышып эшләделәр

Районда авыл билә-мәләре арасында иң яхшы кар шәһәрчегенә һәм предприятиеләр, оешмалар арасында иң яхшы яңа ел бизәлешенә конкурслар үтте. Узган елның соңгы көннәрендә аларга йомгаклар ясалды.

Районда авыл билә-мәләре арасында иң яхшы кар шәһәрчегенә һәм предприятиеләр, оешмалар арасында иң яхшы яңа ел бизәлешенә конкурслар үтте. Узган елның соңгы көннәрендә аларга йомгаклар ясалды.
Бәйрәм атмосферасы булдыру, биләмәләр хакимиятләрен, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләрне һәм районда яшәүчеләрне стимуллаштыру, территорияләрне бәйрәмчә бизәүдә иҗади инициативаларны хуплау конкурсның максаты булды.
Махсус комиссия бизәлешнең оригинальлеген, яңа ел бизәкләренең төрлелеген һәм, әлбәттә, техника хәвефсезлегенә туры килүен бәяләде. Шулай ук декоратив-сәнгатьнең, тематик һәм яктырткычлар белән бизәлешнең сыйфаты, иҗади якын килү, дизайнның яңа һәм оригиналь булуы исәпкә алынды. Комиссия барлык катнашучылар бәйрәмне каршылауга намуслы әзерләнгәннәр дигән бердәм нәтиҗәгә килде. Авыл биләмәләре, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләрнең бәйрәмчә яхшы дәрәҗәдә бизәлеше, шулай ук халыкның йорт яны территорияләрен бизәүдә актив катнашуы билгеләнде.
Комиссиянең бердәм карары белән авыл биләмәләре арасында Ахман авыл Советы авыл биләмәсе җиңүче булды. Икенче урынны Камышлытамак авыл Советы алды, Михайловка һәм Иске Корыч авыл Советлары өченче урынны бүлештеләр.
Предприятиеләр һәм оешмалар арасында “Радуга” балалар бакчасы өченче урында, Балалар сәнгать мәктәбе һәм районның үзәк боз шәһәрчеген ясауда ел саен актив катнашучы “Коммунхоз” МУП икенче урыннарны бүлештеләр, ә беренче урын «Лидер» магазинына бирелде.
Яңа ел кәефе һәм бәйрәме могҗиза белән барлыкка килми. Бу - белгечләрнең зур командасының әзерлек эшләре нәтиҗәсе. Конкурста җиңүчеләр һәм призчылар район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм акчалата премияләре белән бүләкләнделәр.
Читайте нас: