+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 гыйнвар 2019, 16:46

Язмышны бәйләп гомергә

Йолдызнамәдә: Дуңгыз елында өйләнешсәң, гаилә мәнәсәбәтләре тотрыклы, ә парлар бер-берсенә карата тугры булачак, никахларын сакларга, аны төрле яклап ныгытырга тырышачаклар, диелә. Халык сынамышларына ярашлы, гыйнвар көннәренең берсендә районда яшәүче яшьләр Илдар Мәннапов һәм Айгөл Халикова туганнары, якыннары һәм дуслары даирәсендә чәчләрен чәчкә бәйләделәр. Яңа гаилә - бу елның беренче гаиләсе барлыкка килде.

Илдар Катай авылында туып-үскән, анда аның балачагы үткән. 2002 елда Мәннаповлар Иске Корыч авылына күченгәннәр. Үсмер балачагыннан ук мәктәптә спортта, мәдәни-күмәк чараларда, укуда иң актив укучыларның берсе була. УДНТУны кызыл дипломга тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән. Әлеге вакытта БДУда янгын хәвефсезлеге буенча инженер булып эшли, бер үк вакытта икенче югары юридик белем ала. Җиңел атлетика белән шөгыльләнә, җыр-бию белән мавыга. Яшь кешене максатка омтылучан һәм хезмәт сөючән булырга әти-әнисе Илфак һәм Резида Мәннаповлар өйрәтә. Алар - авылда хөрмәт ителүче гаиләләрнең берсе, һәркайсының 30 елга якын педагогик стажы бар. Илфак Мөсәлимович – Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы, Резида Венировна - югары категорияле башлангыч сыйныфлары укытучысы. Кызлары Эльвина - уку алдынгысы, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы, биергә, пешеренергә ярата.
Киленнәре Айгөл матур Мостафа авылында туган. Кыз балачактан җырларга, биергә ярата, яхшы укый, олимпиадаларда катнаша, волейбол белән мавыга, табибә булырга хыяллана. Айгөл медицина хезмәткәре һөнәрен сайлый, үз гомерен кешеләргә хезмәт итүгә, авырулар белән көрәшкә багышларга карар итә. Ул Башкорт дәүләт медицина университетының фармацевтика факультетын тәмамлаган, башкалабыз аптекаларының берсендә провизор булып эшли. Бәхетле гаилә тормышы өчен кирәкле барлык кыйммәтләрне кыз әти-әнисе йортында алган. Әнисе Алевтина Николаевна өч дистә елга якын Мостафа авыл мәдәният йортына җитәкчелек итә, әтисе Инсаф Фаязович Якутия районнарының берсендә вахта алымы белән эшли. Мостафалылар Халиковларны үрнәкле һәм хөрмәткә лаек тату, ныклы гаилә буларак беләләр.
Мәннаповларның яшь гаиләсенә иминлек, үзара ярату, хөрмәт, тугрылык, түземлелек һәм зирәклек телибез!
Миләүшә Гыйльметдинова, Бакалы районы ЗАГС бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты.
Читайте нас: