+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 гыйнвар 2019, 16:58

Ышанычлы шофер - тыныч әти-әни

Соңгы елларда мәктәп автобусына таләпләр күп тапкырга артты. Бүгенге көндә техника мотлак тәртиптә ГЛОНАСС, шоферны чакыру төймәсе, тахограф һәм барлык пассажирлар өчен хәвефсезлек каешы белән җиһазланган булырга тиеш.

Соңгы елларда мәктәп автобусына таләпләр күп тапкырга артты. Бүгенге көндә техника мотлак тәртиптә ГЛОНАСС, шоферны чакыру төймәсе, тахограф һәм барлык пассажирлар өчен хәвефсезлек каешы белән җиһазланган булырга тиеш. Ә автобус шоферы ел саен квалификациясен күтәрергә, Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге барлык яңалыклар турында вакытында белергә, шулай ук юлда килеп чыккан көтелмәгән төрле мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Мәктәп автобусы өчен шоферны табу бүген җиңелдән түгел, чөнки ул бик яхшы белгеч, зур түземлелеккә, чыдамлылыкка ия булырга һәм иң мөһиме балаларны яратырга тиеш.
Дияш мәктәбе шофердан уңды. Менә 11 ел инде Ю.П.Петрусев юл-транспорт вакыйгаларсыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча биредә хезмәт куя. Юрий Пальмирович эшкә һәрвакыт зур теләк белән бара, тулы көченә эшли. Мәктәп техникасын шәхси автомобилен караган кебек карый. Ватылулар булса, караңгы төнгә кадәр автобусы яныннан китми. Иртәнге сигезенче яртыга, һәрвакыттагыча, мәктәп укучыларын мәктәпкә китерергә әзер була.
Дүрт – Сүс заводы, Михайловка, Юлтимер, Яңа Әҗми авылларыннан барысы 45 укучыны мәктәпкә илтә. Шушы юл буенча шофер көн саен өч рейс ясап, 100 километрдан артыграк араны үтә. Билгеләнгән маршуртларда төп нокталар - тукталышлар бар, укучылар шунда җыела. Һәм һава торышына һәм башка хәлгә-шартларга бәйсез рәвештә атнага алты тапкыр.
Балалар шоферның таләпләрен беләләр һәм барлык кагыйдәләрне үтиләр. Ә Юрий Пальмирович үзенең тиктормас, шау-шулы пассажирларын әтиләрчә ярата. Тактлы булуы, хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы коллегалары, мәктәп педагоглары, укучылар һәм авылда яшәүчеләр арасында тирән хөрмәт яуларга булышлык итте.
Шофер һөнәре Ю.П.Петрусевны кечкенә яшьтән җәлеп итә. Ул шофер булу гади түгеллеген: автомобильнең көйсезлекләрен бетерергә, юлдагы көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаска кирәклеген аңлый. Армиягә кадәр үк шофер таныклыгы ала. Армиядән соң туган колхозына кайта һәм кабат руль артына утыра. Озак еллар “Россия” колхозында шофер булып хезмәт куя, барлык эшләрне башкарырга: механик һәм бригадир белән басуга барырга, ягулыкны, йөкне билгеләнеше буенча китерергә, урып-җыю эшләрен тәэмин итәргә, савучыларны фермага илтергә әзер була. Бер генә минут та туктап тору юк, чөнки авылда, билгеле булуынча, бер көн елны туйдыра. Һәм менә хәзер Юрий Петрусев хезмәт юлын мәктәптә шофер булып дәвам итә.
Юрий Пальмирович беркайчан да кыен хәлдә калдырмый: бездә генә түгел, күрше районнарда үткән спорт ярышларына да, экскурсияләргә, күргәзмәләргә, кичәләргә, башка чараларга да балаларны алып бара. Билгеле бер вакыт, корабль капитаны кебек, бортта барган барысы өчен җавап бирә. Бу мөмкин булган инструкцияләрне һәм кагыйдәләрне күзәтүдән тыш.
“Безнең эштә кыенлыклар, барыннан да элек, кыш көннәрендә барлыкка килә, суык булганлыктан, двигатель кабынмый, төнгелеккә аккумулятор утыра, ә буран һәм бозлавык юл шофердан аеруча сак булуны һәм игътибар таләп итә, - дип сөйли Юрий Пальмирович. - Үз маршрутымны, һәр чокырны һәм сикәлтәне яттан беләм. Шул ук вакытта сизгерлегемне югалтмыйм, чөнки яшь пассажирларның гомере һәм сәламәтлеге өчен зур җаваплылык ята”.
Балалар аңа гади итеп һәм ихластан “Юра абый” дип дәшәләр. Алар һәр иртәдә мәктәп автобусының тукталышка вакытында киләчәген, ә Юра абыйлары аларны оста һәм сакчыллык белән мәктәпкә илтәчәген беләләр.
Светлана КУТЛИНА, Дияш мәктәбе директоры.
Читайте нас: