+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 гыйнвар 2019, 12:43

Бакалылар проблемалар күтәрә

Социаль челтәрләрдә кайбер гражданнар хәл итүне таләп иткән көнүзәк проблемаларны күтәрәләр. Бүген без республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировка мөрәҗәгатьләрне, шулай ук район хакимияте җитәкчелеге һәм җаваплы хезмәткәрләрнең аларга җавапларын бастырабыз.
Марина Попова
(«Инцидент» программасы район үзәк дәваханәсенең баш табибына мөрәҗәгатьне ачыклады):
- Дәваханәдә зур үзгәрешләр көтәбез. Безнең дәваханәдә ФГС тикшерүе үткәрә алучы үз табибыбыз эшли башлавын телибез. Шараннан шимбә көнне табиб килгәнен көтеп тормас идек. Невропатологка эләгү дә авыр. Бүген язылабыз икән, бер атнадан соң гына табибка эләгәбез. Авыртынганда көтеп тору авыр. Күрше Чакмагыш районына түләүле тикшерүгә барырга туры килә. Руслан Рәлифович, сезнең аңлавыгызга өмет итәбез. Ә без сезне үз эшен белүче һәм башкаларга карата яхшы мөнәсәбәтле кеше буларак беләбез. Рәхмәт.
Җавап
- Вакантлы табиб-эндоскопист вазыйфасы булганлыктан, Бакалы район үзәк дәваханәсенә эшне яраштырып эшләүче белгеч алынды. Башкортстан Республикасында гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасына ярашлы, табиб-белгечкә, шул исәптән неврологка кабул ителүне көтү вакыты 10 эш көненнән артып китмәскә тиеш. Хәлегез кичектергесез булганда кичектергесез ярдәм кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда медицина ярдәме күрсәтеләчәк һәм белгеч консультациясе оештырылачак.
Хөрмәт белән, Фәрит Хәйбрахманов, район хакимиятенең социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары.
Читайте нас: