+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 гыйнвар 2019, 12:17

Бакалылар проблемалар күтәрәләр

Социаль челтәрләрдә кайбер гражданнар хәл итүне таләп иткән көнүзәк проблемаларны күтәрәләр. Бүген без республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировка мөрәҗәгатьләрне, шулай ук район хакимияте җитәкчелеге һәм җаваплы хезмәткәрләрнең аларга җавапларын бастырабыз.

Социаль челтәрләрдә кайбер гражданнар хәл итүне таләп иткән көнүзәк проблемаларны күтәрәләр. Бүген без республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировка мөрәҗәгатьләрне, шулай ук район хакимияте җитәкчелеге һәм җаваплы хезмәткәрләрнең аларга җавапларын бастырабыз.
Динар Рамазанов:
- Хөрмәтле Радий Фәритович! Сезнең Бакалы районына – Бакалы авылы, Аксаков урамындагы 1нче һәм 2нче йортларга килүегезне үтенеп мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез. Без авария хәлендәге йортларда яшибез. Йортлар ишелә, түбәләреннән су үтә. Фатирларда түшәмнәр җимерелә. Түшәмнәр тимерчыбыкларда гына тора. Район хакимияте башлыгына һәм республиканың элекке башлыгына хатлар яздык, әмма бернинди дә чара күрелми. Чара күрүегезне үтенәбез!
Җавап
- Хәерле көн! Бакалы районы муниципаль район хакимияте башлыгының 2018 елның 22 февралендәге карарына ярашлы, Бакалы авылының Аксаков урамындагы 1нче һәм 2нче йортлар авария хәлендә дип табылды. Бу йортлар 2018 елның 1 гыйнварына кадәр гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы программада катнашу өчен авария хәлендәге торак реестрына кертелде. Моннан тыш, район хакимияте тарафыннан БРның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетына тиешле мөрәҗәгатьләр җибәрелде, аның тарафыннан авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү буенча Федераль адреслы программага кертү буенча эш үткәрелде. Ул 2019 елда эшли башлаячак. Сез билгеләгән проблеманың уңышлы хәл ителәчәгенә өмет бар. Мөрәҗәгать өчен рәхмәт!
Хөрмәт белән, Рамил Хәйдәров, район хакимиятенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары.
Читайте нас: