+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 гыйнвар 2019, 12:50

Бакалыларның беләсе килә

Социаль челтәрләрдә кайбер гражданнар хәл итүне таләп иткән көнүзәк проблемаларны күтәрәләр. Бүген без республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировка мөрәҗәгатьләрне, шулай ук район хакимияте җитәкчелеге һәм җаваплы хезмәткәрләрнең аларга җавапларын бастырабыз.
Әлфинә:
- Бакалы районында мәктәп ремонтларга акча җыю буенча бу беренче очрак түгел. Михайловка мәктәбен реонтлау өчен авылларда яшәүчеләрнең барысыннан акча җыйдылар. Әниемә хәзер 80 яшь һәм аннан да, кайчандыр шушы мәктәптә сезнең дә балалар укыды дип, акча алдылар. Җыелган акчага пластик тәрәзәләр куйдылар. Бу мәктәп администрациясе сүзләреннән. Миңа шунысы кызык, мәктәпләрне ремонтлау өчен хәзер акча бүленмиме әллә?
Җавап
- Хәерле көн! Сезнең Бакалы районы белем бирү учреждениеләрен ремонтлауга акча җыю турында сорауга түбәндәгеләрне хәбәр итәбез. 2017 елда районның барлык авыл биләмәләре, шул исәптән Михайловка авыл Советы да, урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашты. Авылда яшәүчеләр ремонтлау таләп ителгән объектны үзләре сайлады. Атап әйткәндә, Михайловка мәктәбендә тәрәзә блокларын алмаштыруны. Әлеге программа буенча халык эшләр бәясенең 15 процентын кушма финансларга тиеш. Җыелыш үткәрелде, әмма өлкән яшьтәге гражданнарның барысы да анда катнашмады, шуңа күрә гражданнар исәбеннән булдырылган инициатива төркеменең ихаталар буенча йөреп чыгуы оештырылды.
Мәктәпләрне ремонтлауга республика, шулай ук район бюджетларыннан ел саен акча бүленә. Әмма акча белем бирү учреждениеләрендә кирәкле барлык ремонт эшләре үткәрүгә җитми. Монда төрле Программаларда, мисал өчен, урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу бик ярдәм итә.
2017 елда урындагы инициативаларны хуплау программасы буенча Михайловка авылында мәктәпне, атап әйткәндә бинаның фасад өлешендәге искергән тәрәзә блокларын ремонтлауга 908198 сум (шул исәптән 541715 сум – Башкортстан Республикасы бюджетыннан, 81257 сум – Бакалы районы муниципаль район бюджетыннан, 142680 сум - халыктан, 142530 сум - иганәчеләрдән) акча бүленде. Шулай ук 2017 елда “Балалар спорты” партия проекты буенча мәктәпнең спорт залы ремонтланды (идән, җылыту системасы, тәрәзәләр алмаштырылды), 750 мең сумлык эш башкарылды.
Бакалы районының Михайловка авыл Советы авыл биләмәсенең Чүмәлә авылында 49 кеше теркәлгән, көзге-кышкы чорда 35е яши. Мәктәп яшендәге балалар булмаганлыктан, әлеге торак пунктында мәктәп ябылды. Өч бала илтү-кайтару юлы белән Михайловкада белем ала. Биләмәдә нигездә олы яшьтәге кешеләр, Утар ФАПы фельдшеры тарафыннан атнага ике тапкыр ихаталар буенча йөреп чыгып хезмәтләндереләләр. Сәүдә объекты юк, әмма биләмә ШЭ “Хәйруллин”ның күчмә сәүдәсе белән хезмәтләндерелә. “Михайловское” җәмгыяте терлекчелек фермасы, эреләтелү сәбәпле, Михайловка авылына күчерелде, анда Чүмәлә авылыннан өч кеше (терлекчеләр) хезмәт куя.
Юлай Зыязетдинов, район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары - финанс идарәсе начальнигы.
Читайте нас: