+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 гыйнвар 2019, 12:10

Боксчыларның алтын һәм бронза бүләкләре

Югары Яркәй авылында егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча ачык беренчелек узды.

Югары Яркәй авылында егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча ачык беренчелек узды.
Турнирда республика шәһәрләреннән һәм авылларыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән уннан күбрәк спортчы катнашты. Матч очрашуларында бакалылар да чыгыш ясады, алар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Безнең тәрбияләнүчеләр Азат Исламов, Илназ Нургалиев, Вадим Миңнегәрәев, Тимур Камалетдинов үз авырлык категорияләрендә алтын призчылар булдылар, Савелий Асанбаев, Денис Часовский, Данил Ишимбаев бронза бүләкләр яуладылар. Егетләрне грамоталар һәм медальләр белән бүләкләделәр.
Безнең командадан Яна Аверина зур уңышка иреште. Башка спортчы кызларны ышанычлы җиңеп, ул беренче урынны алды һәм республика җыелма командасына керде. Февральдә Яна җыелма команда составында Идел буе федераль округының бокс буенча беренчелегенә Пермь шәһәренә барачак.
Сергей СКАРЯКИН, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Читайте нас: