+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 гыйнвар 2019, 12:40

Эшсез торуны күз алдына да китерми

Виктор Алексеевич Селиванов – гаҗәеп кеше. Шушы көннәрдә ул үзенең матур 85 еллык юбилеен билгеләде.

Виктор Алексеевич Селиванов – гаҗәеп кеше. Шушы көннәрдә ул үзенең матур 85 еллык юбилеен билгеләде.
Ахман авылында туган. Күпчелек яшьтәшләре кебек, мәктәптә укыган, әти-әниләренә хуҗалыкта ярдәм иткән. Бөек Ватан сугышы башланганда Викторга нибары 7 яшь була. Ул чордагы күпчелек балалар кебек үк, “Совет” колхозы басуларында күп эшләргә, сыерлар көтәргә туры килә. Ул тормышның сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларын тулысынча татый.
Виктор Алексеевич-ның хезмәт юлы техника белән тыгыз бәйле. Авылда яшәүчеләр аны “алтын” куллары һәм эшкә рационализаторларча карашы өчен урындагы Кулибин дип йөртәләр. Гомере буена, үзе әйтүенчә, я хуҗалык буенча өйдә, яки эш урынында нәрсәдер эшләгән, көйләгән, җайлаган. Ул урындагы колхозда ремонт бригадасы звеносында хезмәт куя. Һәрвакыт туган җиренә тугры булып кала: Ватан алдында хәрби бурычын үтәгәндә генә туган ягын нибары ике елга калдырып тора. Хезмәтен танк гаскәрләрендә үтә, анда техникага тартылуы арта гына.
Әйләнеп кайткач, квалификациясен даими күтәреп һөнәри эшчәнлеген хуҗалыкта дәвам итә. Мастер-көйләүчегә, электрчыга укый. Эштә алдынгылар исәбендә була. Грамоталар, аерылып тору билгеләре, медальләр белән берничә тапкыр бүләкләнә. Аның ярдәме белән тиресне чыгару системасы пневматикка үзгәртеп корыла, Иске Балыклы фермасында ул әле дә эш хәлендә. Дуңгызчылык фермасында туралган азык тарату проектын эшләде. К-700 базасында гидравлик эскерт кайтару техникасын конструкцияләнде. Шулай ук фермада терлекләргә суны җылыткычтан эчертү идеясен тормышка ашырды. Башкарылган эшләренең бу әле аз өлеше генә. Аның инженерлык уйлап табулары авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең дә игътибарын җәлеп итә, ул районның иң яхшы рационализаторы дип таныла. Әйтергә кирәк, ул уйлап тапканнар бүгенге көндә дә эшли.
Биредә ук хуҗалыкта аның тормыш иптәше Рәзифә Фәйзулловна эшләгән, алар 50 елдан артыграк бергә яшәгәннәр. Кызганычка каршы, ул вафат инде. Ике ул үстерәләр. Аларның берсен вакытсыз югалту кайгысын да кичерергә туры килә. Кайгыларга һәм авырлыкларга карамастан, Виктор Алексеевич яшәү көчен югалтмаган. Бер генә секунд та эшсез тора алмый.
- Эшсез яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Йөрергә һәм эшләргә, физик форманы тотарга кирәк, шул чагында сәламәтлек тә нык булачак, - ди хезмәт ветераны. Олы яшьтә булып та ул, тормышны яратуын саклап, ярдәмчел һәм тынгысыз кеше булып кала. Хуҗалыкта, бакчада эшли, авылдашларына ярдәм итүдән дә баш тартмый. Зиратны төзекләндергәндә эретеп ябыштыру аппараты белән капка ясаган. Безнең юбиляр физкультура турында да онытмый - күнегүләр ясау аның өчен гадәти эш.
Бүген ул улы Эдуард һәм килене Рәзилә белән яши. Гаиләнең иң өлкән әгъзасы буларак, даими хәстәрлек эчендә. Аның ике оныгы бар, туруннары үсеп килә. “Менә алар өчен ихатада беседка ясарга иде, ул гадәти дә булмасын иде, - дип елмаеп сөйли Виктор Алексеевич үз планнары турында. - Нинди булачагын уйлап куйдым инде”.
Юбиляр белән туган көннең шатлыклы мизгелләрен «Совет» колхозының элекке рәисе Ф.И.Рәхмәтуллин һәм Ахман авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р.С.Зәйнуков уртаклашты, тантана сәбәпчесе аларны ихлас каршылады һәм ихлас котлау сүзләре кабул итте.
Илсур ӘНГАМОВ.
Читайте нас: