+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 гыйнвар 2019, 12:56

Көн тәртибендә АСК мәсьәләләре

Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев хуҗалыклар һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән оператив киңәшмә үткәрде.

Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев хуҗалыклар һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән оператив киңәшмә үткәрде. Җәмәгать малларын кышлату, терлекләрне идентификацияләү һәм аларның исәбен алу (биркалау), язгы басу эшләрен үткәрүгә әзерләнү: техника ремонтлауны оештыру, орлыклык материал, ашлама, ЯММ әзерләү көн тәртибендәге төп мәсьәләләр булды.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгечләре С.И.Шокуров, М.Ф.Латыйпов, А.Г.Федоров, район ветеринария станциясе начальнигы А.Х.Гомәров чыгыш ясадылар. Алар игътибарны тармак алдында торган проблемаларга һәм бурычларга, җитештерүчәнлекне күтәрү һәм җитештерү күләмнәрен арттыру өстендә эшләүгә юнәлттеләр.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең язгы басу эшләрен үткәрүгә әзерлек ничек баруы һәм булган проблемаларның, шул исәптән терлекчелектәгеләрнең, ничек хәл ителүе турында чыгышлары тыңланды.
Район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Р.Җ.Солтанов алда торган чәчүгә әзерлек эшләрен вакытында үткәрүнең мөһимлеген билгеләде, чөнки тулаем кампаниянең уңышы күп җәһәттән шуңа бәйле. Шулай ук максатлы индикаторларның - Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан төрле юнәлешләр буенча субсидияләр алуның мөһим шартлары үтәлүнең мөһим булуын хуҗалыклар җитәкчеләренең хәтеренә төшерде.
А.Г.Андреев хуҗалыклар җитәк-челәренең үз эшләренә дөрес нәтиҗәләр ясарга һәм тиешле төзәтмәләр кертергә, производство программасын үтәү өчен чараларны кабул итәргә, чәчүлек мәйданнары структурасын кабат карарга, производствога энергия һәм ресурслар саклаучы технологияләр кертергә, дәүләт ярдәменең барлык мөмкинлекләрен файдаланырга тиеш булуларын ассызыклады.
Читайте нас: