+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 гыйнвар 2019, 11:52

Мәдәният учагы сүнмәсен

Барлык вакытларда авыл клубы чын-чынлап иҗтимагый-мәдәни үзәк булды. Мәдәният учагы ачылу искематылылар өчен яңа ел алдыннан озак көтеп алынган бүләк булды, ул элекке магазин бинасына урнашты.

Барлык вакытларда авыл клубы чын-чынлап иҗтимагый-мәдәни үзәк булды. Мәдәният учагы ачылу искематылылар өчен яңа ел алдыннан озак көтеп алынган бүләк булды, ул элекке магазин бинасына урнашты.
Бу вакыйганы авылда яшәүчеләр түземсезләнеп көттеләр. Халык бәйрәмне, аралашуны сагынган һәм яңа клубта үткәрелгән Яңа ел һәм Раштуа тантаналарына бердәм җыелды. 800гә якын кеше яшәгән авыл клуб ачылу белән җанланып китте. Барлыкка килгән проблемаларны тикшерү, бәйрәмнәр үткәрү, концертлар карау, иҗат белән шөгыльләнү өчен хәзер урыныбыз бар, дип шатланалар матылылар. Клуб методисты Е.Н.Сякаева сүзләре буенча, матылылар арасында яхшы эшли һәм күңелле ял итә белгән, шул ук вакытта үзләренең мәдәни оештыручыларына ярдәмләшергә әзер талантлы, актив кешеләр күп. Учреждение эшли башлаган көннән анда җентекле һәм мөһим эш бара. Яңа ел бәйрәмнәрен кызыклы үткәргәннәр, “Сударушка” вокаль ансамблен яңартырга, театр труппасы эшчәнлеген киңәйтергә һәм үстерергә, түгәрәкләрне тергезергә уйлыйлар.
Клубны рәсми тантаналы ачу чарасына урындагы халык, кунаклар җыелды. Матылыларны котларга район хакимияте вәкилләре – район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов, муниципаль район Советы секретаре З.С.Зыязетдинов, мәдәният бүлеге начальнигы И.К.Гайнанов килде. Фәрит Галимҗанович мәдәният учреждениесе ачылу белән авылда яшәүчеләр өчен төрле яшьтәге кешеләрнең иҗади үсеше, рухи традицияләрне саклап калу, мәдәният дәрәҗәсен күтәрү өчен шартлар булдырылуын билгеләде. Ул авылда яшәүчеләрне истәлекле вакыйга белән котлады һәм клубка 50 мең сумга сертификат тапшырды.
Район башлыгы урынбасары клубның бу бинага вакытлыча урнашуын, якын киләчәктә Иске Маты авылында яңа мәдәният учагы төзеләчәген билгеләде. Документлар әзерләнә инде, аны төзү урыны тикшерелә. Бу яңалык авыл кешеләре тарафыннан шатланып кабул ителде.
Авыл биләмәсе башлыгы Т.В.Кудряшова район хакимияте башлыгы А.Г. Андреев, бинаны аренда биргән өчен “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте рәисе А.Н.Дырнаевка, элекке магазинның бинасын ремонтлау белән шөгыльләнгән “Строитель” җәмгыяте директоры Б.Е.Зарубинга һәм аның бригадасына ихлас рәхмәт сүзләре әйтте. Татьяна Валерьевна боларның барысы, беренче чиратта, хөрмәтле авылдашлар – авыл старостасы А.А.Шуманковның, ветераннар советы рәисе Г.Ф.Якимованың, клуб, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең, шушы эшләрдә турыдан-туры катнашкан авылдашларның гомуми тырышлыгы белән мөмкин булуын билгеләде. Иң актив ярдәмчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ремонт эшләренә барысы 400 мең сумнан күбрәк акча бүленгән.
Клубны ачу авылда яшәүчеләр өчен зур вакыйгага әйләнде. Бу көнне җыелучыларны авылның үзешчән һәм районның Мәдәният сарае артистлары үз чыгышлары белән шатландырдылар. Концерт вакытында тамашачылар әкрен генә үзара сөйләштеләр, фикер уртаклаштылар, хуплап баш кактылар һәм артистларны көчле алкышладылар. Авылда яшәүчеләрнең уңай кәефе бар нәрсәдә чагылды, кешеләргә бәйрәм, биредә хакимлек иткән атмосфера ошый.
Мәдәният учагы буш тормасын, анда шатлыклы көлүләр, җырлар яңгырасын, авыл кешеләре клубның кадерен белсеннәр, чөнки һәркем ягыннан сакчыл мөнәсәбәт булмаса, хәтта сыйфатлы ремонт та озак хезмәт итә алмый.
Эльвира Солтанова.
Читайте нас: