+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 гыйнвар 2019, 12:07

Сөт ризыкларын ничек сайларга

Таможня союзының “Сөтнең һәм сөт продукциясенең хәвеф-сезлеге турында” техник регламенты сөттән алынган продуктларның классификациясен билгели һәм аларны төркемнәргә: сөт, сөттән ясалган өлеш, составында сөт булган һәм сөт эшкәртүдән калган продуктларга бүлә.

Таможня союзының “Сөтнең һәм сөт продукциясенең хәвеф-сезлеге турында” техник регламенты сөттән алынган продуктларның классификациясен билгели һәм аларны төркемнәргә: сөт, сөттән ясалган өлеш, составында сөт булган һәм сөт эшкәртүдән калган продуктларга бүлә.
Сөт продуктлары сөттән һәм аның составына кергән өлешләрдән (яки бары тик аның составына кергән өлешләрдән) үсемлек мае һәм аксым файдаланылмыйча җитештерелә. Бу - эчә торган сөт, кефир, йогурт, әчегән сөт, сөзмә, сөт өсте, эремчек, сыр, май, туңдырма һәм башка продуктлар.
Сөттән ясалган өлештән җитештерелгән продуктларда сөт эшкәртүдән калган продуктлар һәм сөт булмаган компонентлар бар. Шул ук вакытта анда сөт 50 проценттан, ә туңдырмада һәм баллы продуктларда 40 проценттан күбрәк булырга тиеш. Бу җимеш кисәкләре белән йогурт, йөземле эремчек, ветчиналы сыр, кофе белән куертылган сөт булырга мөмкин.
Составында сөт булган продуктларның башкалардан төп аермасы - сөттән ясалмаган компонентлар булу, сөттән алынучы майны алар 50 процентыннан артмаган күләмдә алмаштыралар, шулай ук сөтнең коры матдәләре кимендә 20 процент катнаштырылган сөттән ясалмаган аксым файдаланылырга мөмкин. Шул рәвешле, составында сөт булган продуктлар составына сөттән алынган май да, төрле пропорцияләрдә сөттән алынган майны алмаштыручы матдәләр дә керергә мөмкин. Шул ук вакытта составында сөт булган продуктлар сөт яки сөттән ясалган өлеш дип атала алмыйлар. Исем урынына (кефир, эремчек, сыр) аның аталышында сыйфат кулланылырга тиеш: кефирлы, эремчекле, сырлы продукт. Мәсәлән, йогурт һәм йогуртлы продукт, эремчек һәм эремчекле продукт, сыр һәм сырлы продукт - алар сыйфат һәм составы буенча төрле продукцияләр. Сөт эшкәртү продуктлары җитештерү барышында алынган продукт – калдык продукт (пахта, эремчек суы һ.б.).
Югарыда күрсәтелгән барлык продуктларны сатуны гамәлдәге законнар рөхсәт итә. Сөт продукциясен дөрес сайлау өчен җитештерүче этикеткага куйган мәгълүмат белән танышырга кирәк.
2018 елның 15 июленнән Таможня союзының техник регламентында үзгәрешләр гамәлгә керде. Алар тарафыннан яңа - «сөт маен алмаштыручы сөтле продукт» дигән термин кертелде, бу сөттәге майның 50 проценттан артмаган күләме алмаштырылып җитештерелгән эшкәртү продукты. Бу уңайдан маркировкалау таләпләренә дә үзгәрешләр кертелде. Сөттәге майны алмаштыргычлар кулланып җитештерелгән продукциянең атамасы хәзер «сөттәге майны алмаштыргыч кушылган сөтле продукт» дигән сүзләрдән башлана. Моннан тыш, кулланучыга төргәктә сөттәге майны алмаштыргыч кушылган сөтле продуктта үсемлек мае барлыгы турында «үсемлек майлары бар» формулировкасында мәгълүмат күрсәтелә. Әлеге мәгълүмат тышлыкның алгы ягына җиңел укыла торган хәрефләр белән язылырга тиеш.
Документ тулы күләмдә көченә шушы елның гыйнварында керде, һәм хәзер җитештерүчеләр товар-лар тышлыгында мәгъ-лүматны үзгәртергә тиешләр.
Азык-төлек продукциясе турында мәгълүмат язулар, рәсемнәр, билге-ләр, символлар, башка билгеләнүләр яки аларның комбинациясе формасында бирелә.
Сыйфатсыз товарларны сату яки сәүдә эшчеләре тарафыннан туклану продуктларын сату кагыйдәләрен күзәтмәү фактларын да игътибарсыз калдырмагыз. Санитария кагыйдәләренең һәм кулланучылар хокукларының күзәтелмәвенә дәгъва-ларыгызны белдерергә кыенсынмагыз.
М.Садыйков, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең БР буенча территориаль бүлеге начальнигы.
Читайте нас: