+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 гыйнвар 2019, 12:14

Су бармы яки юкмы?

Иске Шарашлы авыл Советы авыл биләмәсенең Яңа Әгъбәз авылында яшәүчеләр соңгы елларда су белән проблемаларга зарланалар. Авыл кешеләре шушы мәсьәлә белән район хакимияте башлыгына мөрәҗәгать иттеләр. Су колонкадан килә, әмма өзеклекләр белән.

Иске Шарашлы авыл Советы авыл биләмәсенең Яңа Әгъбәз авылында яшәүчеләр соңгы елларда су белән проблемаларга зарланалар. Авыл кешеләре шушы мәсьәлә белән район хакимияте башлыгына мөрәҗәгать иттеләр. Су колонкадан килә, әмма өзеклекләр белән.
Редакция һәм урындагы телевидение вәкилләре чын картинаны ачыклау өчен авылга бардылар. Без килгән көнне колонкада су бар иде, дөрес, басым булмаганлыктан акрын ага иде. Мәктәп урамында яшәүче Л.Хәмидуллина сүзләре буенча, аларның урамында өч колонка урнаштырылган, икесе эш хәлендә. Су даими бирелми, ә вакыты-вакыты белән, нигездә, көннең икенче яртысында. “Бер көндә ике флягадан артыграк су кирәк, - ди хатын, - бу эчү, хуҗалык мохтаҗлыгы һәм маллар эчертү өчен. Әгәр ташырга өлгерәм икән, мин бәхетле кеше, әгәр юк икән, урам аркылы аккан чишмәгә барырга туры килә. Аеруча ял көннәрендә, мунча якканда, кер юганда, балалар, оныклар кайтканда кыен”.
Су турында авыл кешеләренең фикере төрлечә – берәүләре күптәнге проблема, диләр, икенчеләре су беркайчан да туктап тормый, диләр. Кемнең дөрес икәнлеген Иске Шарашлы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Я.Яппаровтан ачыкладык. Инсаф Ягъфәрович авыл биләмәсе башлыгы булып берничә ай гына эшли, әмма авылның проблемаларын ишетеп кенә белми. Ул шунда туган һәм шунда яши, 25 елга якын урындагы мәктәп директоры булып эшләгән.
- Авыл урамы колонкаларында су бар, дөрес, өзеклекләр дә булгалый. Көн дәвамында насос шундый тәртиптә эшли: ике сәгать суны скважинага тутыра, ике сәгать туктап тора, көн дәвамында шулай, ә төнге вакытта насос эшләми, шунлыктан, төнлә су булмый. Кызганычка каршы, соңгы ике елда скважинада су кими, һәм насос юкка эшли. Танырга мәҗбүрмен, су белән тәэмин итүдә проблема күптән бар, суүткәргеч искергән, зур финанс средстволар таләп ителә. Алдагы елларда бу мәсьәләне урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашып өлешләп хәл итүне планлаштырабыз. Моның өчен халыкның актив ярдәме кирәк.
Совет вакытында, төгәлрәге 1984 елда, төзелгән су белән тәэмин итү системасы чынлап та искергән. Шушы вакыт эчендә аны күптапкырлар ремонтлаганнар, су насосын алмаштырганнар, магистраль торбаларындагы тишекләрне ямаганнар, әмма еллар үтү белән хәлләр начарая. Авыл кешеләре аннан ике чыгу юлы барлыгына ышана. Беренчесе - яңа скважина бораулау, яңа насос урнаштыру һәм авылдагы бөтен суүткәргечне алмаштыру, ә аның озынлыгы 1,5 километрдан артыграк. Скважина бораулау өчен башта эзләү эшләре башкарырга кирәк, чөнки су бөтен җирдә дә юк. Авыл кешеләре ихаталарында үзаллы 40-50 метрга кадәр скважина чокып караганнар һәм нәтиҗәсез – су юк. Авыл биләмәсе башлыгы сүзләре буенча, барлык монтажлау эшләрен башкару өчен зур акча средстволары таләп ителә. Авыл биләмәсенең хәтта су белән тәэмин итү проектын да үз бюджеты исәбенә заказ бирергә көченнән килми, коммуникацияләр салуны финанслау турында әйтеп тә торасы юк. Авыл республика программасына керсә генә инде. Программага аны кертәләрме яки кертмиләрме - алдан әйтеп булмый. Авылның перспективасы да минималь – авыл халкының күп өлешен өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә, мәктәп һәм магазин ябылган, производство юк...
Авыл кешеләренең сүзләре буенча, су белән проблема геофизиклар тарафыннан авыл янында үткәрелгән тикшерү эшләреннән соң башланган. Янәсе, нефтьчеләр җир катламына зыян китергәннәр, нәтиҗәдә җир астында су юлы үзгәрешләр кичергән. Әмма мондый бәйләнеш бармы, чынлыкта, моны беркем дә җитди тикшереп тормаган.
Староста Гыйлембаян Вәлиев белән сөйләшү барышында авылда яшәүчеләрнең 80 процентының ихатасында скважиналар борауланган, су бар һәм хәтта өенә кертелгән булуын белдек. Халыкның бу өлеше колонкадан файдаланмый һәм су өчен түләми. Аларны колонкаларның урамнарда булуы да, шул исәптән торышы да кызыксындырмый. Шуңа күрә авыл урындагы инициативалар программасында катнашса да, әлеге проектны халыкның 80 проценты хуплап чыгачагына староста шикләнә. Авылда яшәүчеләр белән әңгәмәләшкәндә бөтен системаны ремонтлап гаять зур акча салганчы (аны әлегә алыр урын да юк), бәлки калган өлешкә – авылда яшәүчеләрнең 20 процентына, ә бу якынча 10-15 ихата, үзләренә скважиналар борауларгадыр дигән фикерләр дә яңгырады. Бу да проблеманы хәл итүнең бер юлы, тагын да экономиялерәге, дип исәплиләр алар.
Су проблемасыннан тыш, халыкны магазин юклыгы да борчый. “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте автолавкасы атнасына бер тапкыр сишәмбедә килә, әмма кешеләр ул озак тоткарланмый диләр. Күпләре көндәлек кирәкле товарлар алырга җитешми кала. Гомумән, әгъбәзлеләрдә хәл ителәсе мәсьәләләр бар.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА,
Миләүшә Фәрвәҗева.
Читайте нас: