+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 гыйнвар 2019, 12:48

Янгын чыгуны белгертүче җайланманы - һәр йортка

Янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына юл куймауның иң нәтиҗәле чараларының берсе – янгын чыгуны белгертүче автоном җайланма (извещатель). Ул янып китү стадиясендә, утны кул астындагы средстволар ярдәмендә сүндереп булганда төтен чыга башлау белән кабына.

Янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына юл куймауның иң нәтиҗәле чараларының берсе – янгын чыгуны белгертүче автоном җайланма (извещатель). Ул янып китү стадиясендә, утны кул астындагы средстволар ярдәмендә сүндереп булганда төтен чыга башлау белән кабына.
Янып китү мәлендә төтен өскә күтәрелә һәм түшәм янында җыела, ә аннан соң аска төшә. Шуңа күрә янгын чыгу турында белгертүче җайланманы урнаштыру нәтиҗәлерәк, һәм моны үзаллы да эшләп була. Каты йоклаган кешене уяту өчен бүлмәгә аны берне кую да җитә. Кечкенә балалы гаиләләр өчен аны куркытмау өчен тавышны акрынлап арттыру функциясе булган махсус җайланмалар җитештерелә.
Автоном җайланмалар янгын сигнализациясе өчен махсус линияләр салуны һәм өстәмә хезмәтләндерүне таләп итми. Елга бер тапкыр “Крон” тибындагы электр туклануын алмаштырырга һәм утырган тузаннан ялгыш эшләп китүне булдырмау өчен даими рәвештә ярты елга кимендә бер тапкыр оптик-электрон датчикны алып, тузан суырткычтан өрдертергә кирәк.
Төтен извещателенең бәясе уртача 300 сум. Бу зур булмаган янгыннан килгән зыян белән чагыштырганда да күпкә кимрәк. Торагыгызга датчик урнаштырып, сез милекне генә түгел, бәлки якын кешеләрегезнең гомерен дә саклап калачаксыз.
Күп балалы, аз тәэмин ителгән имин булмаган гаиләләрдә, шулай ук социаль хәвефле хәлдә булган гражданнар яшәгән йортларда (авыл биләмәләре хакимиятләре биргән исемлекләргә ярашлы) автоном извещательләр республика бюджеты исәбенә куела. 2016 елдан датчиклар 686 торак бинага урнаштырылды. Моннан тыш, республикада 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала туган гаиләгә бүләккә янгын чыгу турында белгертүче җайланма бирү программасы гамәлдә. Узган елда әлеге программа буенча Бакалы районына 120 җайланма бүленде һәм алар урнаштырылды.
Борис ЛОБАНОВ, район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече.
Читайте нас: