Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә күп көч салган, бәрәкәтле Чакмагыш туфрагында туып, гадел дә, таләпчән дә җитәкче булган Гомәров Илдар Лотфулла улы 75 яшен билгеләде.
И.Л.Гомәров 1944 елның 3 гыйнварында Рәҗәп авылында Сталинград фронтында яраланып кайткан Лотфулла абый һәм күмәк хуҗалыкта төрле эшләр башкарган Хөснелхәят апа гаиләсендә дөньяга килә. Сәләтле Илдар 5 яшендә үк укырга, язарга өйрәнә. Моңа укытучы әтисе Лотфулла абыйның да ярдәме тими калмагандыр, мөгаен.
Бигрәк тә төгәл фәннәрне үз иткән егет 1960 елны Рәҗәп урта мәктәбен тәмамлап, Октябрьский нефть техникумына укырга керә. Аны 1963 елда уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала. Яшь белгеч шул ук елны Чакмагышка геофизика оешмасына урнашып, 4 ай техник оператор вазыйфасын башкара. Шул ук елны Совет армиясе сафларына алына. Армиянең интеллигенциясе дип аталган элемтә бүлегендә үтә дә җаваплы телеграфист һөнәрен үзләштереп, хезмәтен дәвам итә. Радио спортын үз итә, күп ярышларда катнашып җиңүләр яулый, мастерлыкка кандидат нормасын үти. Уңышларын күзәтеп барган часть җитәкчелеге аны “Бөек Җиңүнең 20 еллыгы” медале белән бүләкли.
Хезмәте вакытында Магнитогорск шәһәренең педагогия институтына читтән торып укырга документларын тапшыра, имтиханнарны тик яхшы билгеләргә тапшырып, физика-математика факультеты студенты итеп кабул ителә, анда 1нче курсны уңышлы тәмамлый.
Хезмәтен тутырып кайткан егет эшләп киткән оешмасына урнаша, анда 2 ел инженер вазыйфасын башкара. Алган һөнәре буенча эшләргә тиеш егет үзенең язмышын үзгәртә, күрәсең, җиргә булган мәхәббәте җиңә, 1968 елны Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механик факультетына укырга керә. Мавыктыргыч студент еллары башлана. Беренче көннәрдән үк укырга бирелә, институтта белем алу аның бар булмышын били. Ул киләчәк һөнәренең фәннәрен тырышып үзләштерә, уку йорты тормышы белән кайнап яши. Кайда гына булса да, үз фикерен төгәл һәм ачык итеп бирә белә.
Тырыш студент шул ук елларда фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Диплом җитәкчесе профессор Н.Н.Таипов белән ул бу өлкәдә дә ышанычлы адымнар ясый. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең авторлык танытмасын ала.
Югары уку йортын уңышлы тәмамлап, Илдар Лотфулла улы 1973 елдан үзенең хезмәт юлын районыбыз белән бәйли – 4 ел “Башмелиоводстройның 20нче санлы күчмә колоннасында баш механик, баш инженер булып эшли. Күпләрнең әле дә хәтерендәдер, ул эшләгән вакытта Русиядә беренчеләрдән булып, бәлки, Бакалыда Сөн елгасы резин капчык белән ябылды (гамьсезлек аркасында пычак белән киселеп, эштән чыгарылды). Яшь белгечнең тырышлыгын районыбыз җитәкчеләре дә тиз күрә һәм аны районның иң зур хуҗалыкларының берсе булган Бакалы совхозына тагын да җаваплырак эшкә - баш инженер итеп күтәрәләр. Ул бу вазыйфада бөтен булган техниканы югары әзерлек дәрәҗәсендә тота. Механизаторлар һәм белгечләр белән уртак тел табып эшли.
Тагын күченү, тагын аңа кешеләр белән эшләү. Бу юлы районыбызның “Коммунизмга” колхозында партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Шулай итеп, җитәрлек тәҗрибә туплаган белгечне 1984 елда “Красная звезда” хуҗалыгына рәис итеп билгелиләр. Бу күптармаклы, район, республика күләмендә алдынгы хуҗалык, аны шушы дәрәҗәдә тотарга кирәклеген яхшы аңлый Илдар Лотфулла улы. Шулай да кимчелекләр дә җитәрлек була.
- Әйтергә генә җиңел бит, хуҗалыкта 5 мең мөгезле эре терлек, шуларның 600е - савым сыерлары, һәм тагын 300 баш ат, 3700 баш дуңгыз. Бу кадәр малны тоту өчен чәчүлек җирләренең аз булуы күптән сиздерсә дә, хәл ителмичә кичектерелеп килгән була, аннан башка хөкүмәткә дә 13 мең ц икмәк тапшырырга кирәк. Шулай эш белән районыбызга килгән Өлкә комитетының беренче секретаре М.З.Шакировка йөрәгем җитеп үземнең үтенечемне җиткердем: чәчүлек җирләрен башка хуҗалыклар исәбенә арттыру, яисә маллар санын киметү, яисә икмәк тапшыру планын туктату. Рәхмәт аңа, авыр туфрагы җиңел булсын, мине дөрес аңлады. Дуңгызчылык тармагын бетерергә, булган икмәкне хуҗалыкта калдырырга рөхсәт итте, визиткасын бирде, каршылыклар булса үзенә шалтыратырга кушты, - дип искә ала Гомәров. Бу адымнар бераз җиңеллек бирә хуҗалыкка. Илдар Лотфулла улы җитәкчелек иткән елларда шулай ук күп кенә яңа корылмалар төзелә, техника сатып алына, колхозчыларның көнкүреш шартлары яхшыртыла.
Белгеч һәм авыл хуҗалыгы сәнәгатен оештыручы буларак, талантлы кешеләр белән эшләү, аларның иҗтыяҗларын белү, аңлау кебек сыйфатлары нәкъ менә шушы чорда ачыла да инде Илдар Лотфулла улының. Кайда гына эшләсә дә, ул хезмәт кешесен ихтирам итте, аның эшен данлау өчен көченнән килгәннең барысын да эшләде.
- Мин бәхетле җитәкче булдым, бу хуҗалыкта 15 ел эшләү вакытында искиткеч сәләтле баш белгечләр, урта звено җитәкчеләре белән хезмәт куярга туры килде, - дип искә ала коллегаларын Илдар Лотфулла улы, менә алар - ярты сүземнән аңлаучы баш агроном М.Әхмәтшин, баш инженер О.Зибаев, баш мал врачы А.Гомәров, баш зооинженер Р.Рамазанов, комплекс начальнигы Г.Солтанов, участок начальниклары Р.Гарифуллин, Р.Бакиров, ферма мөдире Т.Ахунов. Безнең хуҗалык кадрлар әзерләү үзәге булды, чөнки район җитәкчеләре безнең хуҗалык аша үттеләр», - дип искә ала ул.
И.Л.Гомәров күп бүләкләргә, орден-медальләргә, мактау грамоталарына лаек була. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре “Башагропродукт” оешмасына эшкә күчерелә, анда 5 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Лаеклы ялга чыккач та өйдә утыруны үз итми, күп кенә еллар райпо системасында инженер эшен алып бара.
Илдар Лотфулла улы ир-атка тиешле эшләрнең барысын да эшләде – тормыш иптәше Зифа Рух кызы белән өен дә җиткерделәр, агачын да утырттылар, менә дигән ул белән кызларына тәрбия бирделәр, югары белем алырга ярдәм иттеләр. Уллары Илдус гаиләсе белән Бакалыда яши, вахта алымы белән Себердә эшли. Кызлары Рәйсә Уфада яши һәм эшли. Төпчек кызлары Гүзәл мәктәптә чит телләр укытучысы. Хәзер картәни белән картәти оныкларын тәрбияләргә ярдәмләшәләр.
Илдар Лотфулла улын гомеренең матур бәйрәме - 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Аңа ныклы тазалык, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп, изгелеген тоеп, тормыш иптәше Зифа белән имин һәм тигез булып, озак еллар яшәргә язсын.
Муса ГАРИПОВ, җәмәгать хәбәрчесе.