+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 гыйнвар 2019, 17:59

Җиңү җиңел бирелми

Иске Әҗми мәктә-бендә фән олимпиадалары үтте, анда укучылар үз белемнәрен тикшереп карадылар һәм җиңгән очракта яхшы бонус алдылар. Чөнки, олимпиадаларда призлы урыннар яулап, алар үзенә киләчәккә юл салалар.

Иске Әҗми мәктә-бендә фән олимпиадалары үтте, анда укучылар үз белемнәрен тикшереп карадылар һәм җиңгән очракта яхшы бонус алдылар. Чөнки, олимпиадаларда призлы урыннар яулап, алар үзенә киләчәккә юл салалар.
Быел район олимпиадаларында рус теле һәм әдәбияты буенча 7нче сыйныф укучысы Н.Гардеев - өченче, астрономия буенча 8нче сыйныф укучысы Д.Максимов - икенче, физика буенча 9нчы сыйныф укучысы Е.Кутлина өченче урыннарны яулап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Е.Кутлина шулай ук башкорт теле буенча республика призчысы булды.
Белемнең җиңел бирелмәвен, аның авыр һәм киеренке хезмәт икәнлеген бу укучылар яхшы белә, алар дәресләр белән чикләнеп калмыйлар, күбесенчә бу үз белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү буенча үзаллы эш. Йөкләнеш зур булуга карамастан, балалар өстәмә шөгыльләнәләр, мәктәп программасыннан тыш фәннәрне өйрәнәләр һәм олимпиадаларда катнашу өчен вакыт табалар. Хезмәт сөючәнлек һәм ихтыяр көче нәтиҗәсендә яңа үрләргә баралар.
Балаларны җиңүгә тырышлык, белем генә түгел, бәлки әти-әниләрнең һәм укытучыларның ярдәме дә китерә. С.Ш.Тимофеевага, С.Л.Куптараевага һәм Г.Р.Сираҗетдиновага рәхмәт белдерәбез, алар җитәкчелегендә балалар олимпидаларда лаеклы урыннарны яуладылар. Афәрин, булдырасыз!
Элмера ТОЙЧИНА, директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Читайте нас: