-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 гыйнвар 2019, 18:21

Р.Ф.Хәбиров: “Сайлауга “Бердәм Русия”дән барачакмын. Бу гадел булачак”

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы “Ведомости” гәзитенә интервьюсында төбәкнең беренче җитәкчесе постына үз кандидатурасын күрсәтәчәге турында хәбәр итте.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы “Ведомости” гәзитенә интервьюсында төбәкнең беренче җитәкчесе постына үз кандидатурасын күрсәтәчәге турында хәбәр итте.
- Минем «Бердәм Русия»дән ерактарак торырга тәкъдим иткән коллегаларым бар. Ләкин мин икенче төрле уйлыйм, - дип таный Р.Ф.Хәбиров. - Мин шушы партия агъзасымын һәм шуның белән горурланам. Хәер, шушы партиянең үзенчәлекле агъзасымын: мине ике тапкыр аннан чыгардылар һәм ике тапкыр кабат алдылар”.
Республика җитәкчесе сүзләре буенча, ул системаның бер өлеше булып тора. Һәм партияне утилитар, “ кайдадыр ялгышырга, кайдадыр аның эшен төзәтергә кирәк булган мөһим сәяси инструмент” итеп карарга кирәк”.
- Партия күпне эшли, бездә иң яхшы төбәк бүлекчәләренең берсе. Тәнкыйть тә бар, һәм биредә безгә үз эшебез турында кешеләргә сөйләргә өйрәнү өчен нәрсә эшләргә икәнлеген бергәләп уйларга кирәк булачак.
Хәзер аның рейтингы нинди дигән сорауга, Радий Хәбиров белмәвен әйтте.
- Югары дип исәплим, - диде ул. – Мин иртәдән кичкә кадәр эшлим, бернинди җитди хаталар ясамадым. Кабул ителгән барлык карарларның республикада яшәүчеләрнең күпчелеге тарафыннан хуплануын күрәм.
Комментарий:
Партия җитәкчелегендә Радий Хәбировның “Бердәм Русия”дән республика Башлыгы постына үз кандидатурасын күрсәтү нияте турындагы гаризасын канәгатьлек белән кабул иттеләр. Бу карарны аңлатып, партиянең төбәк бүлекчәсе Секретаре Константин Толкачев “Бердәм Русия” төбәктә югары рейтинг һәм абруй саклап калучы, республика җитәкчесенең планнарын тормышка ашыруда ышанычлы терәк булырга һәм төбәкнең киләчәге өчен җаваплылыкны бүләргә әзер бердәнбер сәяси көч булып торуын билгеләде.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: