+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 гыйнвар 2019, 17:42

Рәхмәт сүзләре ишеттеләр

Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев шушы көннәрдә Бакалы район үзәк дәваханәсендә булды. Социаль мәсь-әләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәй-брахманов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Р.Р.Гәрәев аны озатып йөрделәр.

Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев шушы көннәрдә Бакалы район үзәк дәваханәсендә булды. Социаль мәсь-әләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәй-брахманов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Р.Р.Гәрәев аны озатып йөрделәр.
Район җитәкчесе беренче чиратта поликлиникада һәм дәваханәнең стационар бүлекчәләрендә медицина хезмәтлән-дерүенең сыйфаты, кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителеш, персоналның эш шартлары белән кызыксынды.
Александр Георгиевич визиты кысаларында кабул итү бүлекчәсендә, поликлиникада булды, хирургия, терапия бүлекчәләре палаталарын карап чыкты. Район җитәкчесе шулай ук медицина ярдәме күрсәтү тәртибе, булган дәвалау җиһазлары белән танышты, яшь белгечләр, медицина персоналы һәм пациентлар белән аралашты, кадрлар белән тәэмин ителеш, халыкка күрсәтелүче медицина ярдәменең кулайлыгын арттыру һәм сыйфатын яхшырту, сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базаларын ныгыту мәсьәләләрен тикшерде.
Баш табибның мәгълүматында районда сәламәтлек саклау торышына гомуми анализ бирелде, бакалыларны медицина хезмәтләндерүенең актуаль проблемаларын хәл итү юллары билгеләнде. Бүгенге көнгә кайбер белгечләр өчен биналар җитмәү проблемасы бар, кайберләре кысан шартларда эшлиләр. 2017 елда “Сакчыл поликлиника” бөтенрусия проектын тормышка ашыруга керештеләр.
Авыруларны белгечләргә язылу буенча бүлү системасы нәтиҗәсендә поликлиникада чиратлар белән проблемалар гамәлдә хәл ителгән диярлек. Кеше күп булган вакытка - дүшәмбедә 10-12 сәгатькә кадәр, ЭКГ кабинетыннан тыш, белгечләргә зур чиратлар күренмәде. Дәваханә администрациясе әлеге кабинетка йөкләнешнең кайбер кабинетларны оптимизацияләү исәбенә якын вакытта хәл ителәчәгенә инандырды.
Районның сәламәтлек саклау системасында кадрлар кытлыгы мәсьәләсе актуаль булып кала, дәваханәдә анестезиолог-реаниматолог, педиатр, терапевтлар, хирург, инфекционист, функциональ диагностикалау табибы, травматолог-ортопед, рентгенолог, фтизиатр, оториноларинголог вакансияләре ачык. Хәзерге вакытта 55 табиб һәм 216 урта медицина персоналы хезмәт куя. БР Сәламәтлек саклау министрлыгына кардиолог, рентгенолог, эндоскопист һәм башкаларны укытуга заявка бирелгән.
Район хакимияте башлыгы дәваханә медицина персоналыннан эштә килеп чыккан кыенлыклар һәм медицина хезмәтләре сыйфатын яхшырту буенча планнары турында кызыксынды. Сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәт
кәрләренең дәгъвалары булмады, әмма алар биналарда җиңелчә ремонт үткәрү, көнкүреш шартларын яхшырту кирәклеге турында үз теләкләрен әйттеләр.
Визитын дәвам итеп, делегация терапия һәм хирургия бүлекчәләрендә булды. Пациентлар белән аралашкан вакытта А.Г. Андреев күрсәтелүче медицина ярдәменең, туклану һәм дару белән тәэмин ителү сыйфаты, табибларның пациентларга карата мөнәсәбәте белән кызыксынды. Авырулар ягыннан дәгъвалар һәм канәгатьсезлек булмады, киресенчә, туклануга килгәндә, барысы да аның яхшы булуын билгеләде, докторлар һәм урта медицина персоналына күптапкырлар рәхмәт сүзләре әйтелде.
Визиты йомгаклары буенча район башлыгы тиешле тәртип, температура режимы булуын, шулай ук дәваханә коллективының намуслы эшен билгеләде. Район үзәк дәваханәсе җитәкчелеге белән бергә поликлиникада җиңелчә, азык блогында һәм балалар консультациясендә , йогышлы авырулар һәм бала тудыру бүлекчәләрендә капиталь ремонт үткәрү, халыкка медицина хезмәтләндерүен гомумән яхшырту буенча өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.
Читайте нас: