+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 гыйнвар 2019, 17:44

Техник киңәшмәдә

22 гыйнварда Бакалы авылында төзелеп килүче мәктәптә күчмә киңәшмә узды. Анда район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Р.З.Хәйдәров, Капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Р.Н.Күчәрбаев, УКС бүлекләре начальниклары, подряд оешмасы җитәкчесе – “Империал” җәмгыяте директоры Р.Р.Исламшин, субподряд оешмалары вәкилләре катнашты.

Очрашуның максаты - оештыру-техник мәсьәләләрне хәл итү, башкарылучы эшләрнең сыйфатын һәм темпларын контрольдә тоту. Бүгенге көндә объектта эчке бизәкләү, фасадны йөзләү, инженерлык системаларын көйләү эшләре алып барыла. Заказчы һәм район хакимияте вәкилләре подрядчылар адресына кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр.
Бүгенге көндә эшләрнең темпы һәм сыйфаты буенча зур кисәтүләр бар. Ридат Исламшин төзелеш бригадалары эшләрен көчәйтәчәк һәм эшләрнең расланган календарь графикка ярашлы тайпылышсыз үтәлүен таләп итәчәгенә инандырды. Ә ике атна дәвамында өч зур секцияне – азык блогын, спорт һәм актлар залларын, шулай ук фасадны тәмамлауны вәгъдә итте.
А.Г.Андреев Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залы бинасында булды, эшләрнең барышы белән кызыксынды.
Аукцион нәтиҗәләре буенча эшләрне “Уралгазстрой” җәмгыяте башкара, иске түбәне, стена панельләрен, җиһазларны сүтү үткәрелгән. Хәзер түбә ябу, бизәкләү эшләре алып барыла, алга таба тәрәзәләр, ишекләр, идәннәр алмаштырылачак һ.б. Район башлыгы кайбер эш төрләренең, шул исәптән электр белән тәэмин ителүнең, проект әзерләгәндә исәпкә алынмаганлыгына күрсәтте. Александр Георгиевич моңа өстәмә чыгымнар сметасын әзерләргә һәм финанслау чыганаклары эзләргә күрсәтмә бирде.
Читайте нас: