+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 гыйнвар 2019, 14:13

Халык белергә тели

Гражданнар социаль челтәрләрдә хәл итүне таләп иткән көнүзәк проблемалар күтәрәләр. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировка мөрәҗәгатьләрне бастырабыз. Сорауларга район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Р.З.Хәйдәров җавап бирә.
Ольга Мокрополова:
- Хөрмәтле Радий Фәритович! Игътибарыгызны Бакалыда беркайда диярлек тротуралар салу күз уңында тотылмаган булуына юнәлтәсем килә. Балалар мәктәпкә юлның машиналар йөри торган өлешеннән баралар, бозлавыкны исәпкә алганда, хәвеф берничә тапкырга арта... Яңа “поле чудес” микрорайоны зур темплар белән үсә, яңа юллар төзелә, әмма тротуар юллары беркайда да исәпкә алынмый. Игътибар итегезче!
Җавап:
- Хөрмәтле Ольга, мөрәҗәгатегез өчен рәхмәт! Район үзәге Бакалыда тротуарлар салу буенча эш планга ярашлы бара. 2018 елда 800 м ремонтланды, 2019 елда яңа мәктәпкә таба 700 м тротуар салу планлаштырыла. 2019 елда шулай ук яңа мәктәпкә һәм “Буратино” балалар бакчасына илтүче хәрәкәт көчле булган урау юл буйлап тротуар салу планлаштырыла Көнбатыш микрорайонны үстерү әлеге микрорайонның расланган планировка проектына ярашлы алып барыла. Урам-юл челтәрен, шулай ук инженерлык инфраструктурасын төзегәндә тротуарлар салыначак.
Читайте нас: