+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 гыйнвар 2019, 16:57

Бүләккә - 3D принтер

Әле күптән түгел генә принтердан күләмле төрле фигуралар чыгаруны күз алдына китерү дә авыр иде. Ә инде бүген безнең мәктәп укучылары дәресләрдә яңа технологияләр кулланалар. Иске Корыч мәктәбенә бу мөмкинлекне аны 1992 елда тәмамлаучы, элекке директор, ә бүген техник фәннәр кандидаты, Уфа дәүләт нефть техник университетының сәнәгатьтә янгын хәвефсезлеге кафедрасы доценты А.Ә.Шәрәфетдинов бирде.

3D принтер нәрсә ул? Ул информатика, физика, сызым, математика яки химия буенча занятиеләр өчен каралган. Аның эшләү принцибы шундый: билгеләнгән материал катламы (пластик, металл пудрасы һ.б.) кат-кат юка итеп салына. Шулай физик объект барлыкка килә. Принтер бөтенләй хаталанмый диярлек, шуңа күрә изделие тулысынча оригиналга туры килә.
Азат Әмирзаһитович 3D принтерда эшләргә өйрәнү өчен бу идеаль булачак, дип ассызыклады. Мәктәп укучылары өчен бу модельләштерү, программалаштыру серләрен ачу өчен универсаль ачкыч.
“Безнең мәктәптә талантлы укучылар белем ала, шуңа күрә, беренчедән, бу принтерны фәнни-тикшеренү эшләре язу өчен кулланачакбыз. Аннан соң физика, химия, биология, геометрия һ.б. дәресләр өчен төрле модельләр булдыру өчен кулланып караячакбыз. Укытучыларны һәм укучыларны яңа техника кызыксындырды, аны уку-укыту процессына актив кертәчәкбез”, - дип билгели мәктәп директоры В.Р.Семенов.
Чынлап та, бу могҗиза-техника ярдәмендә кызыксынган балалар үзләре уйлап тапканнарны тормышка ашыра алачаклар. Мондый яхшы бүләк өчен без Азат Әмирзаһитовичка рәхмәт әйтәбез. Аңа иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез.
Ильвира Сөләйманова, директорның тәрбия эше буенча урынбасары.
Читайте нас: