+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 гыйнвар 2019, 16:53

Православие чиркәвенең бөек бәйрәме

Кешеләр елга бер тапкыр бәкегә крещениегә киләләр һәм шуның белән христиан тормышы алып барам дип исәплиләр. Бу зур ялгышу.

Кешеләр елга бер тапкыр бәкегә крещениегә киләләр һәм шуның белән христиан тормышы алып барам дип исәплиләр. Бу зур ялгышу.
Кешенең гөнаһлары Аллаһы алдында ихлас күңелдән ялварганда гына гафу ителә. Аллаһы Тәгалә бәкедә түгел, ә нәкъ шул вакытта гына барлык тырышлыкларны күреп гафу итә. Кеше ел буена гөнаһлар кыла, аннан соң бәкегә килеп өч тапкыр суга чумып чыга да гөнаһлардан котылам ди, алай булмый. Кеше ихлас күңеленнән тәүбәгә килергә тиеш. Иң мөһиме, әлбәттә, гыйбадәт кылу.
Бу көнне үзенчәлекле хезмәт үткәрелә, ул бик тә Раштуага охшаган. Алдан, сочельникта да, крещениедә дә суны бөек изгеләндерү башкарыла. Аннан соң кешеләр су алалар, үз йортларына алып кайталар, торакларын, бер-берсенә, якыннарына бөркиләр. Крещение суының бөек көче барысына таныш.
Дияш авылында «Преображение Господня» храмында да төнге Крещение сочельнигының Илаһи литургиясеннән соң храм настоятеле протоиерей Владимир Кун Суны бөек изгеләндерү йоласын башкарды. Читтән килүчеләр һәм авыл прихожаннары изгеләндерү йоласы кылынуын көттеләр, тирән хөрмәт белән сугарылган тынлыкта изге сүзләр ишетелде.
Гыйбадәт кылганнан соң батюшка җыелучыларның барысын бәйрәм белән тәбрикләде һәм дин тотучылар өчен аның мәгънәсен һәм әһәмиятлелеген хәтерләренә төшерде.
- Шуны онытмаска кирәк, Ходайга ышану су чумып кына тикшерелми. Гөнаһларны ярлыкау өчен бәкегә чуму мәҗбүри түгел, храмда Аллаһы Тәгалә алдында ялварырга кирәк. Шул чагында изге суга чуму сәламәтлеккә һәм күңелгә файда китерәчәк, - дип билгеләде протоиерей Владимир.
Икенче көнне - 19 гыйнварда көндезге 12 сәгатьтә храмнан буага кадәр “крестный ход” булды. Иордань дип аталучы тәре рәвешендәге бәкедә протоиерей Владимир Кун кабат суны изгеләндерү үткәрде. Суны изгеләндергәннән соң батюшка җыелучыларның барысына изге су бөркеде. Теләге булучылар иорданьда кулларын һәм битләрен сафландырдылар, ә иң кыюлар изгеләндерелгән бәкегә чумып чыктылар.
Авылдашлар һәм бәйрәм кунаклары башкарылган һәм шундый изге бердәм эшләр өчен И.К.Сазановка, Н.Н.Кудряшов, Н.В.Лисин, А.И.Курников, В.И.Алешинга рәхмәт әйттеләр. Алар төшү-менү баскычы белән тәре рәвешендә бәке ясадылар, ә аның янәшәсенә боз тәрене урнаштырдылар. Кардан тазартуны оештырган өчен Дияш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Г.Хәйдәровка, кәнфитләп кайнар чәй эчергән өчен Елена Балыкловага шулай ук рәхмәт. Салам җәелеп, чишенеп-киенү өчен палатка урнаштырылган иде.
Бу көнне Аллаһы Тәгалә суның үзен изгеләндерә. Храмнарда һәм сулыкларда Бөек чин белән изгеләндерелгән су Агиасмага (бөек изге әйбергә) әйләнә, дин тотучыларның, аларның йортларын һәм тормышларын чистарту һәм изгеләндерү үзенчәлеге ала.
Валентина ӘМИРОВА, Дияш авылы.
Читайте нас: