+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 гыйнвар 2019, 13:14

Җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә – гаилә династиясе

Узган елның октябрендә Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре хезмәт барлыкка килүнең 100 еллык юбилеен билгеләделәр. Безнең районда погонлы күп кенә кешеләр эзләү хезмәтен башкардылар. Лаеклы вәкилләр арасында Иске Маты авыл биләмәсенең Дубровка авылыннан Даниловларның династиясен кыю әйтергә мөмкин.

Узган елның октябрендә Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре хезмәт барлыкка килүнең 100 еллык юбилеен билгеләделәр. Безнең районда погонлы күп кенә кешеләр эзләү хезмәтен башкардылар. Лаеклы вәкилләр арасында Иске Маты авыл биләмәсенең Дубровка авылыннан Даниловларның династиясен кыю әйтергә мөмкин.
Хокук тәртибе органнарында хезмәткә башлангычны гаилә башлыгы Василий Степанович Данилов сала. Узган гасырның 30нчы еллар ахырында һәм 40нчы еллар башында Василий Яңа Урсай участогының участок уполномоченные хезмәтен башкара башлый. Аның җаваплылык зонасы җитәрлек зур: Нагайбактан Бакалыга кадәр була. Ул вакытта анда кечкенә авыллар күп урнаша, ә кул астында бернинди техника булмый. Еш кына җәяүләп йөриләр, җигүле ат ярдәм итә. Василий 1943 елга кадәр шулай хезмәт итә, милиция хезмәткәре буларак “бронь” бирелгән булса да, үзе теләп фронтка китә. Әмма өенә әйләнеп кайту насыйп булмый аңа, 1944 елның февралендә батырларча һәлак була. Династияне улы Анатолий дәвам итә. 1963 елда, Совет Армиясе сафларыннан кайтканнан соң, ВЛКСМ райкомы тәкъдиме буенча башта - милиционер, аннан соң участок инспекторы булып эшли. Язмыш кушуы буенча аны кайчандыр әтисе эшләгән шул ук Яңа Урсай участогына җибәрәләр. Яшь милиционер Александровка авылына урнаша. Бар көчен һәм энергиясен эшкә бирә. Аның тырышлыгын район милиция бүлеге җитәкчелеге күрми калмый, һәм тиздән аны җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең өлкән оперуполномоченные итеп тәгаенлиләр. Авыл кешеләре аны тәртипле, яхшы һәм намуслы кеше буларак беләләр. Аның турында берничә тапкыр район гәзите дә язып чыга.
Эштәге уңышлары өчен Мактау грамоталары, премияләр, “Бик яхшы хезмәткәр” билгеләре, ведомство һәм дәүләт наградалары белән бүләкләнә.
Анатолий Васильевич һәрвакыт шат күңелле, аралашучан кеше булып кала. Тормыш иптәше Антонида Алексеевна (кыз фамилиясе Тангаева) белән Бакалыда йорт төзиләр, бакча булдыралар, уллары Олегны һәм кызлары Снежананы тәрбияләп үстерәләр.
Вакытлар үтә тора, балалары үсеп җитә, Анатолий погонын өлкән лейтенантныкына алмаштыра һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә җитәкчелек итә. Кызганычка каршы, 1975 елда 34 яшендә фаҗигале вафат була.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренең гаилә династиясен Олег Анатольевич Данилов дәвам итте. 1985 елның декабрендә сроклы хезмәттән соң шунда ук Уфа шәһәренең Калинин районы эчке эшләр бүлегенә килә һәм эшкә урнашу өчен документлар тапшыра. Тиздән ул милиционер итеп эшкә алына. Ул вакытта әнисе һәм сеңлесе белән Уфада яшиләр. Бер елдан соң Алабуга махсус милиция мәктәбенең көндезге бүлегенә укырга керә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең оператив хезмәткәрләре белгечлеге буенча уку йортын кызыл дипломга тәмамлый, аны Калинин районы эчке эшләр бүлеге оперуполномоченные вазыйфасына тәгаенлиләр. Алабугада курсант чагында ук булачак тормыш иптәше, педагогия институты студенты, Алабуганың Почетлы гражданины кызы Римма белән таныша.
Ничек кенә булмасын, яшь милиционер Уфа шәһәре киңлекләрен үз итми, әтисенең туган ягы Бакалы районы үзенә тарта. Һәм 1991 елның февралендә Олег милиция лейтенанты званиесендә безнең район эчке эшләр бүлегенә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные итеп эшкә күчерелә.
Хезмәт барышында характеры, тырышлыгы, чуалган җинаятьләрне һәм хокук бозуларны ачуда тапкырлыгы чагыла. Өлкән лейтенант Даниловның хокук саклау эшчәнлегендәге уңышлары аны 1992 елда - җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы, ә инде күпмедер вакыт үткәч, капитан званиесендә район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары итеп билгеләргә булышлык итә. Шул ук вакытта эшен уку белән яраштыра, 1993 елда РФ Эчке эшләр министрлыгының Екатеринбург югары мәктәбенең читтән торып уку бүлеген тәмамлый.
90нчы еллар ахырында һәм 2000нче еллар башында Олег Данилов башка төбәкләрнең җинаятьчеләрне эзләү бүлекләрендә, шул исәптән БР Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең шушы бүлегендә эшкә җәлеп ителә. Капитан Данилов ике тапкыр Чечня республикасының «кайнар нокта»ларында командировкага җибәрелә. Хезмәтен Гудермес шәһәре һәм Гудермес районы буенча вакытлыча булдырылган эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге составында үтә. Ирешелгән нәтиҗәләре өчен Эчке эшләр министрлыгының унбер билгесе, алты медале, 1997 елның июнендә Русия Федерациясе Президенты указы белән куркыныч җинаятьчене тотканда кыюлыгы һәм яшь кызга карата хәвефне булдырмый калган өчен ул Каһарманлык ордены белән бүләкләнде. Олег ул вакытта авыр җәрәхәт ала. Аңа майор званиесе бирелә.
Ирле-хатынлы Даниловлар уллары Илдарны тәрбияләп үстерделәр, белем бирделәр. Кешеләр, дуслары һәм коллегалары алар турында тәртипле, гадел, изге күңелле кешеләр диләр.
2005 елдан О.А.Данилов сәламәтлек торышы буенча Федераль суд приставлары хезмәтенә күчерелде, ә ике елдан аңа җитәкчелек итә башлады. Бүлек квартал саен югары күрсәткечләргә ирешә, республикада алдынгылар исәбендә тора. Олег Анатольевич юстициянең дәүләт советнигы булды.
Александр ШУМАНКОВ, Иске Маты авылы.
Читайте нас: