+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 гыйнвар 2019, 13:18

Студентларны эшкә көтәләр

Җомгада, Русия студентлары көнендә, район Мәдәният сараенда район хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре, авыл хуҗалыгы һәм хезмәтләндерүче предприятиеләр җитәкчеләре-нең югары һәм урта уку йортлары студентлары, аграр колледж укучылары белән очрашуы булды.

Җомгада, Русия студентлары көнендә, район Мәдәният сараенда район хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре, авыл хуҗалыгы һәм хезмәтләндерүче предприятиеләр җитәкчеләренең югары һәм урта уку йортлары студентлары, аграр колледж укучылары белән очрашуы булды.
Фойедә яшь робот техникларының - Бакалыдагы 1нче мәктәп укучыларының күргәзмәсе, Бакалыдагы 2нче мәктәп стенды куелган иде, Мәшгульлек үзәге белгечләре эшкә урнашу турында мәгълүмат буклетлары тәкъдим иттеләр.
Пленар өлештә студентлар алдында район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов, хакимият башлыгының беренче урынбасары – финанс идарәсе начальнигы Ю.С.Зыязетдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Р.Җ.Солтанов чыгыш ясадылар. Район җитәкчеләре студентларны бәйрәм белән котладылар, районның социаль-икътисади хәле белән таныштырдылар, районның ничек яшәве турында сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр.
Практик өлештә сәламәтлек саклау профиле буенча студентлар район дәваханәсендә булдылар, авыл хуҗалыгы профиле буенча студентлар әңгәмәне авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән дәвам иттеләр.
Көн ахырында “Олимп” физ-культура-сәламәтләндерү комплексында студентлар арасында волейбол буенча иптәшләрчә очрашу узды.
Читайте нас: