+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 гыйнвар 2019, 18:36

Киләсе елга кадәр, шәһәрчек!

Яңа 2019 елның бер ае үтеп китте. Яңа ел тантаналарының һәм чагу фейерверкларның тавышы хәтердә калды.

Яңа 2019 елның бер ае үтеп китте. Яңа ел тантаналарының һәм чагу фейерверкларның тавышы хәтердә калды.
Матур иллюминацияләр, боз сыннар һәм таулар белән үзәк мәйдан балаларны һәм зурларны ике айга якын шатландырды. Шул вакыт эчендә анда күп чаралар үтте. Декабрь башында төп чыршының утын кабызу уңаеннан зур бәйрәм булды, 31 декабрьдә – күмәк Яңа ел бәйрәме, алга таба балалар өчен мавыктыргыч ярышлар һәм, әлбәттә, көн саен уеннар, күңел ачулар, уен-көлке булып торды.
Әмма һәр нәрсәнең үз вакыты, диләр.Чыршыны һәм бәйрәмнең башка атрибутларын алу вакыты җитте. Бүген инде эшләр тәмамланды. Мәйдан элекке хәленә кайтты, ул традиция буенча башка күмәк чараларны каршы алырга әзер. 9 Майга, җәйге бәйрәмнәргә һәм башкаларга да күп калмады. Ә без: “Сау бул, боз шәһәрчеге, киләсе очрашуларга кадәр!” - дибез.
Читайте нас: