+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 февраль 2019, 12:08

Гыйнварга пенсияләрне финанслау тәмамланды

РФ Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе агымдагы елның гыйнвары өчен пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне финанслауны һәм китерүне төгәлләнде.

РФ Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе агымдагы елның гыйнвары өчен пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне финанслауны һәм китерүне төгәлләнде.
Эшләмәүче барлык пенсионерларга 2019 елның 1 гыйнварыннан, билгеләнгән түләүне кертеп, страховкалау пенсияләре 7,05 процентка арттырылды. Өстәмәнең зурлыгы һәр кешенең индивидуаль һәм пенсия күләменә бәйле. Хезмәт эшчәнлеге дәвамында алынган пенсия хокуклары никадәр югары булса, страховкалау пенсиясе һәм, шулай итеп, индексациядән соң өстәмә дә шулкадәр югары. Гомуми акчалата түләүләр суммасы яшәгән төбәктә кабул ителгән яшәү минимумына җитмәгән пенсионерларга федераль социаль өстәмә билгеләнә. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан 2019 елга федераль өстәмә түләүне билгеләү өчен пенсионерның яшәү минимумы зурлыгы 8645 сум күләмендә билгеләнде.
Русия Пенсия фонды идарәсе әгъзасы, Башкортстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Фоат Хантимеров сүзләре буенча, 1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне исәпкә алып, финанслауга агымдагы айга 17,6 млрд сум акча юнәлтелгән, бу 2018 елның гыйнварындагы түләүләр күләмен 1,3 млрд. сумга артып китә. Гомумән Русия Пенсия фондының социаль йөкләмәләре тулы күләмдә үтәлә һәм вакытында финанслау белән тәэмин ителә.
Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе 1 млн. 204 мең пенсионерга, 318 мең федераль льготачыга, 122 мең социаль өстәмәләр алучыларга дәүләт хезмәтләре күрсәтә, страховкаланган 5 миллионнан артыграк кешегә персональ исәп алып бара.
Русия Пенсия фондының БР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте.
Читайте нас: