+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 февраль 2019, 11:48

Кече туган ил иминлеге өчен яшәп һәм эшләп

Маты елгасы буенда матур Яңа Маты авылында үз җиренең чын патриотлары яши, алар өчен туган якларыннан да гүзәлрәк һәм кадерлерәк җир юк. Авыл тормышын шәһәрнекенә алмаштырмаучылар арасында ирле-хатынлы Виталий Степанович һәм Зоя Георгиевна Кудриннар да бар. Авыл хуҗалыгы производствосының хөрмәтле ветераннары үзләренең көндәлек хезмәт җимешләренә яшиләр һәм уллары һәм ике кызларының, 5 оныкларының, туруннарының уңышларына шатланалар.

Маты елгасы буенда матур Яңа Маты авылында үз җиренең чын патриотлары яши, алар өчен туган якларыннан да гүзәлрәк һәм кадерлерәк җир юк. Авыл тормышын шәһәрнекенә алмаштырмаучылар арасында ирле-хатынлы Виталий Степанович һәм Зоя Георгиевна Кудриннар да бар. Авыл хуҗалыгы производствосының хөрмәтле ветераннары үзләренең көндәлек хезмәт җимешләренә яшиләр һәм уллары һәм ике кызларының, 5 оныкларының, туруннарының уңышларына шатланалар.
Виталий Степанович 1944 елда күп балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Сугыш һәм сугыштан соңгы ач-ялангач еллар, авыр балачак аның язмышында гомерлек эз калдыра. 7 яшеннән колхозда зурларга ярдәм итә башлый, сарыклар, сыерлар, атлар көтә. Бераз үсә төшкәч, комбайнчы ярдәмчесе, аннан соң үлчәүче булып эшли, 16 яшендә үк совхоз эшчесе булып исәпләнә.
- 1960 елда иптәшләрем белән мине совхоз малларын Свердловскига куарга җибәрүләрен хәтерлим. Бу араны без җәяүләп үттек, ә бит маллар саны күп, һәркайсын карарга җитеш кенә. Берничә тәүлек бардык. Тагын бер очрак хәтеремдә, Белоретка көтүләр куганда, юлда терлекләргә аю һөҗүм итте, ә безне – үсмерләр Иван Давыдов, Николай Альтеев, Андрей Савельевны һәм мине - маллар куучыларга ярдәмгә җибәрделәр. Гомуми тырышлык белән кыен хәлдән чыктык, барлык малларны җыйдык, шәһәргә кадәр барып җиттек, - дип хәтеренә ала ул.
Тормыш үсмерне совхоздагы авыр хезмәт белән генә түгел, өендә дә сыный. Әтисе инвалид, әнисе иртә вафат була, биш бала балачактан ук бары тик үз көчләренә генә исәп тотарга мәҗбүр була. Виталий Степанович белемгә һәрвакыт тартылса да, укуын дәвам итү турында сүз дә булмый. Бары тик 1963 елда гына аңа белем алу насыйп була - Бакалы авылында механикалаштыру мәктәбендә сатучылар әзерләү курсларын, аннан соң Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм совхозда агроном булып эшли башлый.
1970нче еллар уртасыннан Виталий Степанович җәмәгать һәм административ эшләр белән күп шөгыльләнә. Аны авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Биредә ул куелган бурычларны тиз үзләштерә, халыкның ярдәмен таба. Һәм бу очраклы түгел, чөнки В.С.Кудрин кешеләргә һәрвакыт хөрмәтчел карый, авылдашлары аның ярдәмгә килергә әзер тәртипле һәм намуслы кеше булуын күрәләр. Арытаба аңа авыл һәм район Советларында халык мәнфәгатьләрен күптапкырлар якларга туры килә.
Озак еллар бүлекчә идарәчесе, Яңа Маты совхозы директоры, Яңа Маты авыл Советы башкарма комитеты рәисе була, сәүдә предприятиесенә җитәкчелек итә. Һәр эшкә кыю тотына, үзенең бөтен тәҗрибәсен сала, гадел, намуслы хезмәт куя. Социалистик ярышларда күптапкырлар җиңүче була, төрле дәрәҗә грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнә. Алар арасында “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, “СССР халык хуҗалыгын үстерүдә ирешелгән уңышлар өчен” бронза медале бар.
Тормыш иптәше Зоя Георгиевна турында да күп яхшы сүзләр әйтеп була. Аларның берлектәге тормышы комсомол туеннан башланып киткән. Ул булдыклы, эш сөючән егеткә кияүгә чыга һәм карарына бер тапкыр да үкенми: ул ышанычлы терәк, хәстәрлекле ир һәм әти була. Зоя Георгиевна озак еллар совхозда, аннан соң мәктәп интернатында, клубта эшли. Йорт учагын саклаучының кулыннан бөтен эш килә: бәйләмне оста бәйли, пешерә, чәчкәләр үстерә, уңайлылык булдыра, ихатадагы терлекләрне тәрбияли. Ә Кудриннарның хуҗалыгы һәрвакыт зур була. Алар мөгезле эре терлек, атлар, сарыклар, дуңгызлар үстерү белән актив шөгыльләнәләр. Бал кортларын аеруча яратып үрчетәләр. Тырыш бөҗәкләрне яратуларын уллары Артемга да тапшырганнар. Алар тормыш иптәше Марина белән әти-әниләре янәшәсендә зур кирпеч йорт төзегәннәр, анда уңайлыклар булдырганнар.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 1 февральдә чыккан 10нчы санында укыгыз.
Читайте нас: